Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Исерек хәлдә су коену бик куркыныч!

Җәй – ял итү өчен искиткеч матур вакыт. Ул отпускалар, диңгезгә яки күлләргә бару чоры да әле. Сәламәтлегеңә файдалы булырлык итеп диңгездә ял итү өчен суда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен яхшы белергә һәм аларны үтәргә кирәк. Россиядә һәр елны 15-20 мең кеше, шуларның 30 проценты балалар суга бата. Безнең районда да ел башыннан бер суга бату очрагы теркәлгән инде. Кызганыч, бүгенге көндә районда бер генә санкцияләнгән коену урыны да юк. Шуңа күрә район халкына аеруча да сак һәм уяу булырга кирәк.

Суда ни булмас дисең?

Сулыклар батып үлү куркынычыннан тыш, андагы предметларга бәрелеп тән җәрәхәтләре дә алырга мөмкин.

Ни өчен кеше суга бата?

Көзән җыеру – суга батуның төп сәбәпләренең берсе. Гадәттә салкын суда кешенең буыннары тартыша. Су төбенә яки судагы предметларга (бүрәнә һәм башкаларга) бәрелү кешенең суга батуына китерергә мөмкин. Каушап калу да моңа сәбәп була ала. Мисал өчен, кеше еракка йөзеп киткәч, суның тирәнлегеннән куркып калырга һәм паникага бирелергә мөмкин. Судагы чоңгылларга һәм көчле су агымына эләксәң дә суга бату мөмкинлеге бик зур. Су агымы үзеннән-үзе сәбәп булпып тормаска мөмкин, әмма ул сезне елга ярыннан еракка агызып китә ала. Шулай ук көчле дулкыннар турында да онытырга ярамый, суда тончыгырга мөмкин. Алкоголь – суга батуда төп сәбәп булып тора.

Суда коенганда ничек батмаска?

- Су температурасы +15°тан түбән булганда, су коенырга, бигрәк тә еракка йөзеп керергә киңәш ителми. Бу көзән җыеруга гына түгел, салкыннан шок хәлендә калуга да китерергә мөмкин. Сез аңыгызны югалтырга һәм су төбенә китәргә мөмкинсез.

-Бары тик таныш урыннарда гына су коеныгыз. Әгәр таныш булмаган җиргә килгәнсез икән, анда чуммаска һәм яр буеннан ерак китмәскә тырышыгыз.

- Су коену урынында чикләүче тамгалардан эчкәрәк йөзеп кермәскә кирәк. Аларны юкка билгеләмиләр.

- Йөзеп баручы судноларга якын килмәгез.

- Яңгыр, көчле җил икән – су коенудан баш тартыгыз.

- Өреп кабартыла торган матрасларда һәм шуның ише җайланмаларда еракка йөзеп керергә кирәкми.

- Ашаганнан соң, ике сәгать дәвамында су коенырга киңәш ителми.

- Суга сикерергә һәм суга ияләнмичә торып, еракка йөзеп керергә кирәкми, бигрәк тә моңа кадәр сез пляжда кызынгансыз яисә актив физик эшчәнлек белән шөгыльләнгәнсез икән. Сезнең организм тышкы шартлар алмашынуга ияләнергә тиеш.

- Сазланган, су үсемнәре күп булган урыннарда су коенмагыз – аларга чуалырга мөмкин.

- Әгәр сез көчле агымга эләксәгез, аңа каршы йөзәргә кирәкми, киресенчә, аның буенча хәрәкәт итәргә кирәк.

- Әгәр сез су әйләнмәсенә эләккәнсез икән, тирән итеп сулыш алыгыз да, чумыгыз һәм су астында кисәк читкә борылырга

тырышыгыз.

- Судагы уеннарга саклык белән карагыз. Алар нәтиҗәсендә, күпләгән кешеләр бата. Йөзә белмәгән кешеләрне көймәдән ыргытырга, суда йөзгәннәрне аякларыннан тотарга кирәкми.

- Исерек хәлдә су коенырга ярамый.

Суга батканыгызны сизсәгез, нишләргә?

Тыпырчынмагыз, аркагызга ятыгыз да, тирән итеп сулыш алыгыз, тынычланыгыз, ял итегез – су сезне тотып калачак, һич тә шикләнмәгез. Монанан соң тыныч кына яр буена таба йөзәргә яисә ярдәмгә чакырырга мөмкин. Яр буена яисә нәрсәгә булса да (таш яки агач) тотынып тора алырлык урынга таба йөзәргә тырышыгыз.

Әгәр агым үз уңаена тарта икән, каршылык күрсәтмәгез һәм көчегезне сарыф итмәгез, иң мөһиме – су өстендә булу һәм нәрсәгә булса да тотынып калу өчен уңайлы очракны көтү.

Әгәр көзән җыера башласа: бер секундка суга чумыгыз һәм, кулыгыз белән аяк бармакларыгызны тотыгыз һәм үзегезгә таба тартыгыз; кул бармаклары тартылганда, кулны нык итеп кысыгыз, тышкы якка таба кискен хәрәкәт ясагыз; аяк балтырын көзән җыерганда, иелеп, ике кул белән аякны үзеңә таба тартырга кирәк. Шул рәвешле, көзән җыеру юкка чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса