Иске Йорттан СВОда катнашучының әнисе Сөембикә Дәминова: «Балаларыбыз белән оныкларыбыз көч бирә»
Ул бер елга якын көн дә баласыннан хәбәр көтеп, борчылып яши
.jpg)
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
“Мин китәм, әни”. Улының бу сүзләре Сөембикә Дәминова өчен аяз көндә яшен суккандай була – Рәсим аңа СВО зонасына китүе турында көтмәгәндә хәбәр итә.
Рәсим – Иске Йорт авылыннан Сөембикә һәм Хәйдәр Дәминовларның уртанчы уллары. Ул кечкенәдән хезмәт сөючән һәм тиктормас егет булып үсә.
– Балаларыбыз һәрвакыт безгә хуҗалыкта булыштылар, – дип елмаеп искә ала ана. – Рәсим кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнде, авыл клубында концертларда чыгыш ясады. Ләкин бер дә күп сөйләшми, артык ачылып китми иде. Хәзер дә шулай.
СВОга Рәсим контракт буенча үзе теләп китә. Бу карарны аңлы рәвештә кабул итә – аның армиядә һәм Чечняда хезмәт итү тәҗрибәсе бар. Махсус хәрби операция башлангач, ул ярдәм йөзеннән анда хезмәт итүче егетләр янына бара. Узган елның декабрендә үзе дә алар сафына баса. Машина йөртүче булып хезмәт итә. Озатканда әтиәнисе аңа кәгазьгә язып дога биреп җибәрәләр – хәзер Рәсим аны муенына тагып йөри.
– Без аның мондый карарга килгәнен бөтенләй белми идек, бу турыда уйламадык та. Безгә барлык документлары әзер булгач кына әйтте. Үпкәләмәскә кушты. “Борчылмагыз. Мин Чечнядан исән-сау кайттым, моннан да кайтырмын”, диде, – дип искә ала аның сүзләрен күзләренә яшь тулган әнисе. – Шуннан бирле төн йокламыйбыз диярлек. Бигрәк тә һәлак булганнарны алып кайтуларын ишеткәч, йөрәк кысылып куя... Балаларыбыз белән оныкларыбыз көч бирә, ирем дә янәшәдә – без аның белән инде 45 ел бергә.
Сөембикә Шәйхетдин кызы тумышы белән Чытыдан, җиде балалы зур тату гаиләдә үскән. Бүгенге көндә барысы да тыгыз элемтәдә торалар, даими аралашалар һәм кунакка йөрешәләр. Рәсимнең туганнан туган энесе, волонтер Миннур Шәмсетдинов та һәрвакыт аның белән элемтәдә. Иске Йортта да Дәминовлар гаиләсенә ярдәм күрсәтәләр. Рәсим аларның кечкенә авылларыннан СВО зонасында хезмәт итүче бердәнбер кеше.
Сөембикә апа Дәминова 28 ел социаль яклау бүлегендә эшләгән, өлкәннәрне караган, ә уллары еш кына аларга утын кисәргә яки башка авыр эшне башкарырга булышкан. Хәзер исә шундый кыен вакытта бу изгелек аларга кире әйләнеп кайта. Хәрби хезмәткәргә кирәкле бөтен нәрсәне җыярга һәм җибәрергә аның олы абыйсы Рәмис ярдәм итә. Әйберләр һәм азык-төлек илтү, күрешү өчен ул шәхсән үзе берничә тапкыр энесе янына барып кайткан. Ә мәдәният йорты директоры Гүзәл Сафина якташларыннан ярдәм җыюны оештыра.
Җәен Рәсим беренче тапкыр ялга кайта. Ул көтмәгәндә туган йорты бусагасында пәйда була һәм әти-әнисен кочаклап ала. Әлеге күңелгә үтеп керә торган видео социаль челтәрләрдә меңләгән карау җыйды. Бу очрашу алар өчен көтелмәгән хәл була. Гадәттә, якыннарын тынычландырыр өчен, ул көн саен телефоннан: “Әни, минем белән барысы да яхшы”, – дип хәбәр итеп тора. Ләкин бу юлы аңардан бернинди хәбәр дә килми. Соңыннан юлда булганы ачыклана.
– Кинәт кызым килеп керде дә, миннән матур күлмәгемне киюемне сорады. Мин: “Нигә? Юк, кимим", дидем. Ә үзләре миңа бернәрсә дә аңлатмыйлар, – дип сөйли Сөембикә Шәйхетдин кызы. – Безне ишегалдына алып чыктылар... Һәм шунда күрәм – минем улым килә. Безнең өчен бу бик бәхетле мизгел булды, аны сүзләр белән аңлатып булмый.
Хәзер Рәсим еракта һәм элеккечә хуҗалыкта ярдәм итә алмаса да, аларга башка ысуллар белән булышырга тырыша. Мәсәлән, ул әтисенә яңа машина сатып алган. Күптән түгел әнисенә декабрьдә чираттагы ялга кайтырга өметләнүе турында хәбәр иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia