Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Кощак авылында йортны яшен суккан

Авылда яшәүчеләр әйтүенчә, йорт әле төзелеп бетмәгән булган, анда кеше яшәмәгән.

Фото: видеодан скриншот

Июнь аенда озак вакыт яңгыр яумады. Ниһаять, эссе, коры һава торышыннан соң яшенле яңгыр яуды. Ул булачак уңышны тукландырып кына калмады, ә бер йортны да көлгә әйләндерде.

Иске Кощак авылында бер йортны яшен суккан. 90 квадрат метр мәйдандагы түбә һәм түшәм өлешчә янып беткән. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Авылда яшәүчеләр әйтүенчә, йорт әле төзелеп бетмәгән булган, анда кеше яшәмәгән.

Хәтта иң кыю кешене дә күк күкрәү куркыта ала, ә иң куркынычы – яшен кешене үтерә яки торакны яндыра ала. Бәхеткә, мондый очраклар бик сирәк була. Ләкин куркыныч һәрчак сагалап кына тора. Иң яхшы саклагыч чара булып яшен кайтаргычлар хезмәт итә, ди районның гражданнарны саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Мингалиев.

– Бу гади җайланманы үзегез дә урнаштыра аласыз. Ул металл багана, никадәр югарырак булса, шулкадәр нәтиҗәлерәк. Бер бинаны гына түгел, ә күрше биналарны да саклый ала, – дип билгеләп үтә Илнур Мәүлетҗан улы.

Әгәр дә яшен вакытында урамда калсагыз агачлар һәм тимер баганалар астында, электр корылмалары янәшәсендә тормагыз. Мөмкинлек булса, иң якын кибеткә яки подъездга кереп торыгыз. Яшеннең сездән никадәр ерак булуын белер өчен, яктылык һәм күк күкрәгән тавыш арасындагы вакытны санагыз. Бер секунд бер километрга тигез. Ераклык зуррак булса, куркыныч азрак.

– Электр приборларын сүндерергә кирәк, бу артык көчәнештән янып чыкмасын өчен эшләнә. Шулай ук телефоннарны, телевизорны сүндерергә кирәк. Бизәнү әйберләрен салмасагыз да ярый, чәчләрне дә баш киеменә яшермәскә була. Чөнки бу очракта яшен сугу ихтималы бик аз, – ди Илнур Мингалиев.

Шарсыман яшен – яшен вакытында барлыкка килгән сихри табигый күренеш. Ул сирәк очрый, шуңа күрә ул өйрәнелмәгән һәм аның барлыгына шикләнүчеләр дә күп. Ләкин һәр очракта саклык чаралары күрергә кирәк. Ул тышкы яктан якты шар кебек күренә, шуңа күрә шулай атала да. Өйгә кермәсен өчен, начар һава торышы вакытында тәрәзәләрне һәм ишекләрне яхшылап ябыгыз. Әгәр дә аны күрсәгез, туктагыз, хәрәкәт итмәгез, аякларыгызны икесен янәшә китерегез, металл әйберләргә кагылмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса