Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Шигали авылы балалары яңа мәйданчыкта уйныйлар

Ул якынча бер ай элек ачылды.

Иске Шигали авылында зур балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Биредә уен җиһазлары күп. Төрле таганнар, таулыклар, комлык, мини-карусель бар. Ерак түгел генә капкалы мәйданчык төзекләндерелде, турник урнаштырылды. Урындыклар һәм чүп савытлары күп. Территория иркен, дизайн якты төсләрдән эшләнгән.

Мәйданчык мәктәп белән янәшә урнашканлыктан, биредә укучылар бик күп.

Дәресләрдән соң киләбез, безгә бик ошый, - диләр балалар.

Җәмәгать киңлеге «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча барлыкка килде.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇️

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса