Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Шигали авылында балалар бакчасы бинасын киңәйтәчәкләр

Моны капиталь ремонт кысаларында башкарып булачак

Иске Шигалиның «Кояшкай» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ныклап төзекләндереләчәк. Бина җирле мәктәп белән бер түбә астында урнашкан.

Эшчеләр инде демонтажлау үткәргән. Тиздән стеналарны штукатурларга һәм буярга, җылы идәннәр җәяргә, яңа түшәмнәр куярга туры киләчәк. Балалар бакчасында өлкән һәм урта төркемнәр генә, алар арасындагы бүлгеләр алынды һәм шуның хисабына киңлек артты. Балалар өчен уен, ризык кабул итү зонасы оештырылачак, биредә үк ике катлы караватлар куелачак.

Ике төркем арасында балалар бәдрәфе урнашкан, аны бетерделәр һәм бушаган мәйданны өлкән төркемнең төп бинасына өстәделәр. Яңа санузел, кер юу бүлмәсе һәм мөдир кабинеты өчен мәктәп үз территориясен өлешчә бирәчәк. Шулай итеп, 180 квадрат метрдан балалар бакчасы 200 квадрат метр мәйданны биләячәк. Ремонт барышында шулай ук җылылык, электр системасы, тәрәзәләр дә алмаштырылачак.

Территорияне төзекләндерү дә күздә тотыла. Балалар мәйданчыгына уен җиһазлары кайтарылачак, ә балалар бакчасы үзе койма белән әйләндереп алыначак, эчкә электрон ачкыч белән генә эләгергә мөмкин булачак. Мөдир Юлия Галимҗанова сүзләренә караганда, бина күптән яңартуга мохтаҗ булган.

Безнең балалар бакчасы 2002 елда ачылган. Ул зур түгел, бирегә 36 бала йөри, ремонтка мохтаҗ идек. Халык саны арта, балалар да күбәя, шуңа күрә киләчәктә тәрбияләнүчеләрне күбрәк кабул итү өчен биналарны киңәйтергә булдык, - дип билгеләп үтте мөдир.

Ремонтны 31 августка кадәр тәмамлау планлаштырыла. Бары тик 1 бала гына Царево авылындагы мәктәпкәчә учреждениегә йөри. Калган ата-аналар мәҗбүри каникуллар белән килеште һәм башка мәктәпкәчә учреждениедә вакытлыча булудан баш тартты.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса