Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Шигали авылында "Безнең ишегалды" программасы буенча эшләр башланды

Заводская, Механизаторов, Молодежная урамнарында өч ишегалды төзекләндереләчәк.

Районда икенче ел рәттән «Безнең ишегалды» республика программасы гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында күп фатирлы йортларның тирә-ягын төзекләндерәләр. Узган атнада Иске Шигали авылында эшләр башланды Биредә 3 ишегалды яңартылачак, аңа 7 йорт керә. Бу - Заводская урамы (1 һәм 2), Механизаторов урамы (1,2,3,4) һәм Молодежная урамы (3). Эшләр соңгысыннан башланды.

200 данәдән артык борт ташы куелды. Тиздән асфальт җәячәкбез. Кирәк булган саен, кирәкле санда техника чакырабыз. Эшчеләр җитәрлек. Бер ишегалдына 7 кеше туры килә, - дип сөйләде мастер Родион Марков.

Яңа юллардан тыш, балалар мәйданчыклары, парковка, кече архитектура формалары барлыкка киләчәк.

Механизаторов урамы ишегалдында 50гә якын законсыз һәм авария хәлендәге сарай сүтелде. Өлешчә территорияне балалар мәйданчыгы биләячәк. Алга таба гражданнар белән очрашу һәм бушаган урынны ничек төзекләндерүне бергәләп хәл итү планлаштырыла. Анда агачлар утыртылыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса