Иске Шигали һәм Колай авыллары ишегалларында асфальт булачак
Эшләр «Безнең ишегалды» республика программасы буенча бара.
Иске Шигалида Механизаторов урамы буенча (1, 2, 3, 4 нче йорт) бөтен территориянең яртысына асфальт салганнар. Автомобильчеләр өчен юллар һәм җәяүлеләр өчен тротуарлар төзекләндерелә. Заводская (1 һәм 2 нче йортлар) һәм Молодежная (3 нче йортлар) урамнарында да шундый эшләр башкарылачак.
Колайдагы Молодежная (2 һәм 3 нче йортлар) һәм Профсоюзная (32-37 нче йортлар) урамнарында да тротуарларны һәм юлны асфальтлый башладылар. Ком, вак таш җәяләр, бордюралар куялар.
Сентябрь аенда барлык күрсәтелгән адреслар буенча ишегалларына асфальт җәелер дип планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа