Иске Шигали авылында кулланучылар хокуклары мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узачак
Үзең белән документлар булу зарур
Питрәч районында яшәүчеләрне кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кабул итүгә чакыралар.
Чара 10 июньдә сәгать 9да Иске Шигали авылы күп функцияле үзәгендә (Центральная урамы, 45 нче йорт) узачак. Аны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова үткәрәчәк.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге хокук бозуларга бәйле мәсьәләләр каралачак, шул исәптән товарларны кире кайтару һәм алмаштыру, сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтү. Шулай ук «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезләмәләрен куллану буенча консультацияләр биреләчәк.
Кабул итүдә катнашу өчен үзең белән паспорт һәм мөрәҗәгатьне раслаучы документлар булуы зарур. Алдан язылу таләп ителми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа