Иске Шигали авылында мәктәпкә капиталь ремонт башланды
Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә

Иске Шигали авылы мәктәбендә капиталь ремонт башланды. Беренче эш көнендә объектта Питрәч районы башлыгы Рәис Сөләйманов булды.
Подрядчыларга инженерлык челтәрләрен – су белән тәэмин итүне, җылытуны, электриканы, канализация, вентиляция һәм аз агымлы системаларны тулысынча алыштырырга кирәк булачак. Шулай ук фасадны, түбәне, азык-төлек блогын, санузелларны, уку кабинетларын ремонтлау, яңа җиһазлар, мебель һәм инвентарь сатып алу планлаштырылган. Мәктәп территориясенә асфальт җәеләчәк һәм урам яктырткычлары куелачак.
Рәис Сөләйманов куркынычсызлыкны көчәйтү, керү өлешен киңәйтү һәм мәктәпкә кертү режимын катгый тәэмин итү бурычын куйды.
Ремонт вакытында укучылар дистанцион укуга күчерелгән. Ә 1, 9 һәм 11 сыйныфлар Яңа Шигалидә «Прогресс» лицеенда шөгыльләнәчәк. Ата-аналар белән җыелышлар үткәрелгән.
Моннан тыш, быел май аенда Татар Тау Иле мәктәбендә азык-төлек блогына капиталь ремонт башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia