Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Шигали авылыннан Евдокия Кузнецовага 98 яшь тулды

Ул йөзгә кадәр яшәргә хыяллана

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Хәзерге вакытта, балалар күңелен җәрәхәтләмәсәк ярар иде, дип яшибез. Кемдер игътибар, күңел җылысын биреп бетермәгәннәре өчен әтиәнисенә үпкәли, психологтан психологка йөри. Ә кайчакта аналар да үзләрен идеаль әни яки үрнәк әти булмавы өчен гаепли. Ә менә балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән кешеләр кемгә үпкәләргә тиеш, ә бит алар күңелендә онытылмас җәрәхәтләр бик күп. Ләкин Евдокия Петровна әнисенә дә, әтисенә дә, беркемгә дә үпкәләми. Бары тик белем ала алмаганына гына үкенә.

Ул хәзер юкка чыккан Орловка авылында туган. Гаиләдә дүрт бала үскәннәр, Дуся бердәнбер кыз була. Сугыш башланганда ул бишенче сыйныфны тәмамлый. Әтисен 1941 елда ук фронтка алалар, әнисе еш авырый һәм кызы гаиләдә төп ярдәмче була.

– Мин бүтән укый алмадым, ә бит бик яхшы укый идем, – дип сөйли ул. – Мәктәп директоры һәрвакыт: “Капитонова – отличница!” дия иде. Хәзер инде оныгым Света шул сүзләрне кабатлый: “Безнең әби – Капитонова – отличница!” ди.

- Менә шулай, ир-атларның барысын да фронтка алдылар, картлар белән балалар гына калды, – дип дәвам итте сүзен ветеран. – Шуны яхшы хәтерлим, 1942 ел иде. Миңа 14 яшь. Печән өсте. Бабай минем чалгымны рәтләп бирде. Хезмәт көнен язарга да кеше юк, мин генә белемле, шуңа күрә мине бригадир итеп сайладылар, ә әнием колхоз рәисе булды. Колхоз белән шулай җитәкчелек иттек. Колхоз зур түгел, ә ихтыяҗ зур иде. Барысы да фронт өчен дип эшләдек.

1943 елда Капитоновларның әтиләренең күзе яралана һәм аны Казанга дәваланырга җибәрәләр. Дуся энесе белән аның хәлен белергә җәяү бара.

– Кузьма белән без аның янына икенче тапкыр килдек, ә ул анда юк иде инде. Аны төнлә тагын фронтка озатканнар иде, – дип искә ала кызы.

1944 елның язында Петр Филиппович икенче тапкыр яраланганнан соң бөтенләйгә өенә кайта.

 – Сыер тоттык. Әти ишегалдына чыкты да: “Ашатырга азык юк бит, ничек асрыйбыз”, – диде. Әни: “Борчылма, аның (ягъни минем) болында ике чүмәләсе бар”, – диде. Әти минем кулларымны үзенең учларына алды да: “Ииии, минем алтын кулларым!” – диде. Барысы да минем өстә иде. Хәтта сыерны да мин ашаттым, – дип сөйләде Евдокия Петровна.

Шул ук елны фронттан абыйсы яраланып кайта, икенчесе һәлак була. Сугыш ахырына таба кызны Питрәчкә өч айлык умартачылар курсына җибәрәләр. "Барысын да бишлегә тапшырдым, ләкин эшләргә өлгермәдем – умарталыкны бетерделәр", - ди ул.

Евдокия Петровна 18 яшендә кияүгә чыгып, Иске Шигали авылына күченә. Җиде бала – биш кыз һәм ике малай таба. Башта колонияне саклауда, аннары колхозда кладовщик булып эшли. Күп балалы ана буларак, 50 яшендә пенсиягә чыга һәм үзен оныкларына һәм йорт хуҗалыгына багышлый – һәрвакыт терлек асрый. Хәзер иң кече кызы Галина белән яши.

Ул гомер буе балалайкада уйнау белән мавыккан. Бу мавыгу яшь чагында ук, дустының бу уен коралы барлыкка килгәч, башланган. Евдокия, эш арасында, үзлегеннән уйнарга өйрәнгән. Ә еллар узгач, улы Василий, Питрәч хәрби комиссариатына учетка басарга барганда, әнисенә бүләккә балалайка алып кайткан.

Бервакыт авыл советы рәисе аны клубка чыгыш ясарга чакырган: ул гармунда, Евдокия балалайкада уйныйсы булган. Ләкин чыгыш булмыйча калган.

– Минем ирем бик көнче иде. Кайттым, балалар: “Әни, әти синең балалайкаңны ватты”, – диләр. Карасам, дөрестән дә балалайкам ватык, уйнап булмый. Шул балалайканы алдым да аңа тондырдым, менә шулай тулысынча ватып бетердем, – дип көлеп искә ала Евдокия Петровна.

Кайчандыр бик каты тавыш чыгуга китергән бу очракны бүген гаиләдә бер комик хәл кебек кенә искә алалар. Соңрак икенче улы әнисенә яңа балалайка бүләк итә, һәм чыгышлар яңадан башлана. “Москва-80” язулы музыка коралы әлегә кадәр өйдә саклана.

Аның 11 оныгы һәм инде ике оныкчыгы бар. Балалары үзләре күптән пенсионерлар, Татарстанда яшиләр, бер генә кызы – Краснодар краенда. Олы кызына тиздән 78 яшь тула.

– Минем балалар барысы да бик эшчән. Өйдә һәрвакыт булыштылар, – дип горурлана әни кеше.

Шулкадәр озак яшәү дәверендә ул бары тик укып бетермәвенә генә үкенә. Арифметиканың ничек җиңел бирелгәнен искә төшерә.

– Мәктәптән кайтам, төшке ашны ашыйм, чаңгыда кыр буйлап йөрим. Ә ул арада күңелемдә язма мәсьәләне хәл итәм. Менә минем башым шундый иде. Оныкларыма әйтәм: укысам, мин министр булыр идем, дим, – ди көлеп ветеран. – Миңа кайчак мәктәптән балалар килә. Мин аларның барысына да һәрчак, тырышып укыгыз, дим.

Хәзер озын гомерле хатынкызның яңа хыялы – 100 яшьлеген каршылау.

– Тагын ике ел яшәсәм, йөзгә җитәр идем, – диде елмаеп Евдокия Петровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса