Иске Шигалиның «Солнышко» балалар бакчасы мөдире Юлия Галимҗанова турында якты истәлекләр
Юлия 3 ноябрьдә Чистай районында коточкыч юл фаҗигасендә һәлак булды
«БӨТЕН КОЛЛЕКТИВ ШОК ХӘЛЕНДӘ»
Әле 19 октябрьдә генә ул үзенең туган көнен бәйрәм итте. Юлия Ринат кызына 37 яшь иде.
Без әле аның юклыгына ышанмыйбыз, - дип уртаклаша мәрхүмнең хезмәттәше, тәрбияче Валентина Нургалиева. - Ул безгә мөдир булып эшләргә килде. Олы йөрәкле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы яхшы җитәкче иде. Төнлә шалтыратсаң да һәр сорауга җавап бирә иде. Балалар да аны бик яраттылар. Аны урамда очратсалар, йөгереп барып кочаклыйлар иде. Ул беркайчан да кешегә начарлык эшләмәде. Ачык йөзле, яхшы кеше иде. Әнисез калган балалары бик кызганыч. Алар савыгып аякка басса иде инде, - дип сөйләде Валентина Николаевна.
Юл һәлакәтенә очраганда аның белән машинада ике кызы да булган. Валентина Нургалиева сүзләренчә, балалар әле дә хастаханәдә. Олы кызларына операция ясарга әзерләнәләр.
Туганнарын сораулар биреп борчымаска тырышабыз. Бу хәбәрне алгач, бөтен коллектив шок хәлендә калды. Аның якыннарына ничек авыр булуын күз алдына китерү дә кыен. Без акча җыюны оештырдык. Бу изге эшкә бик күп кеше кушылды. Ярдәмегез өчен барыгызга да рәхмәт, - диде тәрбияче.
«ЭШЕН БӨТЕН КҮҢЕЛЕН БИРЕП БАШКАРДЫ»
Юлия Галимҗанова гаиләсе белән «Царево Вилладж» ТКда яшәгән, алар монда берничә ел элек Казаннан күчеп килгән.
Фаҗигагә ике көн кала без аның белән балалар бакчасында очраштык. Күптән түгел бинада ремонт үткәрдек. Без нәкъ менә эш нәтиҗәләрен карарга килгән идек. Эшен бөтен күңелен биреп башкарды. Ул һәркемнең күңелендә көләч йөзле, ачык кеше булып калачак, - диде Шигали авыл җирлеге башлыгы Венер Сәлимов.
Икенче әңгәмәдәшебез Ландыш Насыйхова Юлия Ринат кызын гаиләсе белән шәһәрдә яшәгәндә үк белгән.
Юлиянең олы кызы Амалия белән улым Казанда бер балалар бакчасына бер төркемгә йөрделәр. Иртән балаларны озатырга килгәндә дә, каршы алганда да Юлия белән очрашу кояш чыгуга тиң иде. Йөзеннән беркайчан да елмаю китмәде. Гел хәлләрне белешә иде. Балалар мәктәпкә керер алдыннан Казаннан күчеп киттеләр, әле шулай да күпмедер вакыт социаль челтәрләр аша хәбәрләшеп тордык. Тормыш бит, аннан соң инде язышулар да сирәгәйде. Ә Юлиянең шулай вакытсыз якты дөньядан китүе турында хәбәр аяз көнне яшен суккандай булды. Авыр туфрагы җиңел булсын. Якыннарына Аллаһ Тәгалә күркәм сабырлык һәм җиңеллек бирсен. Юлиянең дәвамчылары – алмадай ике кызчыгы үсә, юлларында яхшы кешеләр генә очрасын, - диде Ландыш Насыйхова.
Район газетасы редакциясенең кайбер хезмәткәрләре дә Юлия Ринат кызы белән таныш иде. Июль аенда без балалар бакчасында ремонт барышы турында репортаж ясадык. Ул чакта безгә ул барысын да җентекләп сөйләде һәм күрсәтте. Бакча мөдире бинаны яңартуга шулкадәр шат иде, аның үз йортын ремонтлыйлар диярсең. Балаларга да, тәрбиячеләргә дә шундый уңайлы булачак дип сөенде.
Аның гаиләсенең кайгыларын уртаклашабыз һәм балаларга сәламәтлек телибез.
Юлия Ринат кызының фаҗигадә зыян күргән балаларына ярдәм җыю игълан ителде. Ярдәм итәргә теләүчеләргә 89274455777 телефоны аша элемтәгә керергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа