Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Йорт авылында сугыш һәм тыл ветераннарын искә алдылар

Авыл китапханәсендә ветеран балалары белән очрашу узды.

 Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан  Иске Йорт авылы китапханәсендә  сугыш ветераны Сәебсаттар Дәминов  һәм  тыл ветераны Асия  Дәминованың  балалары  Галия апа һәм Мәдинә апа белән очрашу үтте.  Мәдинә апа үзенең матур шигырьләрен укыды, җырлар жырлады,  истәлекләре белән уртаклашты: 
«Әтиебез Сәебсаттар Дәмин улы 1943 елда сугышка киткән. Аңа ул вакытта 18 яшь кенә булган. Бөек Ватан сугышыннан соң Япон сугышында катнашып, армия сафларында хезмәт итеп, җиде елдан соң исән-сау әйләнеп кайткан.
75 яшендә вафат булган. Әтиебезнең абыйсы Дәминов Шакирҗан сугышның беренче елында ук яу кырында һәлак булган».
Китапханәдә шулай ук китап күргәзмәсе дә оештырылды.
Очрашу бик җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса