Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Исмәгыйль Габидуллин: “Мин фашист әсирлегендә дөньяга килгән”

Исмәгыйль Габидуллинның тормышы коточкыч шартларда башлана. Ләкин ул бернигә дә карамастан, исән кала, бәхетле, озын гомер юлы үтә.

Аның әти-әнисе Арча районында яшәгән. Финляндия белән сугыштан соң финнар СССРга территориянең күпчелек өлешен бирәләр. Совет хөкүмәте буш җирләрне үзләштерү өчен күченү сәясәтен башлый. Габидуллиннар гаиләсе ике баласы белән Карелиягә якты киләчәк артыннан китәргә карар кыла. Ләкин яшь гаиләнең хыялларын фашист илбасарлары өзә.

– Безнең поселокны бомбага тота башлагач, әти белән әни кая яшеренергә белми. Әти көймә таба һәм әнине, апаны һәм абыйны елга буйлап алып китәргә тели, ләкин ул йөкне күтәрә алмый һәм бата. Алар елга яры буйлап йөгерәләр һәм фин мунчасын күрәләр, аның эченә яшеренәләр. Һәр 15 минут саен поселокка ут яудыралар, – дип башлады сүзен Исмәгыйль Габидуллин.

Бөтен авылны фин гаскәрләре басып ала һәм Габидуллиннар гаиләсен калганнар белән бергә концлагерьга урнаштыралар. Аның әтисе алюминий заводында эшли башлый, ә әнисен урман кисәргә алып китәләр. Иртән конвой белән алып китәләр, кичен генә алып кайталар. Балаларны качмасыннар өчен баракларга ябып куялар. Бу балчык идәнле баракта 1942 елда безнең герой Исмәгыйль Зәкәриевич туган.

– Миннән соң тагын бер энем туды. Безне, сабыйларны, олы балалар яшерде. Минем исән калуым зур могҗиза. Әти-әниләр эштә иде, балаларны ашатырга бернәрсә дә юк иде. Ашханә яныннан үтеп барганда, әни бәрәңге кабыгы урлый. Аны буржуйкада пешерәләр һәм ачлыктан үлмәсен өчен, безгә суырырга бирәләр иде. Әгәр дә берәр күзәтче ризык исен сизсә, барысын да тикшерәләр һәм шунда ук ризыкны тартып алалар, – диде ул.

Алар лагерьдан фин татарлары ярдәмендә котыла. Бер солдат диаспора вәкиленә әсирлектә Татарстаннан күп кеше булуы турында сөйли. Татар диаспорасы әсирләргә ризык, кием белән ярдәм итә башлый. Финляндия мөселман мәхәлләсе рәисе Зухур Таһир хәрби булмаган тоткыннарның исемлеген төзи. 1945 елда аларны азат итәләр һәм Калинин өлкәсенә Совет фильтрация лагерына җибәрәләр. Ул вакытта барлык әсирләргә хыянәтчеләр кебек караганнар. Габидуллиннар да шундый хәлдә калган. Ярты ел тоткынлыктан соң, әнисе дүрт баласы һәм ике чит бала белән качарга карар итә.

– Җәен Идел буйлап баржалар йөри. Әни безнең белән бер атна баржада кунды, безнең кайсыбызны булса да алып китүләрен үтенә иде, ләкин беркем дә ризалашмады, бары тик берсе генә кызганып, безне алды. Без Казанга кайтып җиттек. Теге ике баланы әни пароход белән әти-әниләренең туган ягына Спас районына озатты. Арча районына кайттык. Әти тагын ике ел төзелештә эшләп, 1947 елда өйгә кайтты. Минем әти-әнием лагерьны бик сирәк искә төшерделәр. Без тоткынлыкта булуыбызны яшердек. Бу биографиядә кара тап, – диде элеккеге тоткын.

Беренче тапкыр ул үзенең тарихы турында язучы Җәүдәт Тәрҗемановка сөйли. Алар бергә университетта эшлиләр: Исмәгыйль – механик, ә Җәүдәт – профессор. Шулай сөйләшеп китәләр.

– Бервакыт ул миңа Финляндиягә барачагын әйтте. Ул минем туган җирем, дидем. Ул бик гаҗәпләнде. Мин аңа гаиләмнең әсирлектә булуын әйттем, – дип искә ала Исмәгыйль Зәкәриевич.

Язучы аның тарихын хәтерли һәм кайчандыр безнең герой туган лагерьны әйләнеп чыга, Зухур Таһир һәм тоткыннарны азат итергә ярдәм иткән башка кешеләр белән таныша. Хәтта аны Казанга алып кайта һәм Габидуллиннар гаиләсе белән очрашу оештыра. Соңыннан газетада мәкалә бастыра һәм Финляндиядә татар әсирләренең тормышы һәм язмышы тасвирланган китап яза. Бары тик 1990 елларда гына алар үзләрен аклый алалар һәм ватандашлары өчен хыянәтчеләр булудан туктыйлар.

– 9 Май – безнең өчен зур бәйрәм. Ләкин безнең, тоткыннарның, әле үз көне бар, ул 11 апрельдә билгеләп үтелә. Бу датаны онытулары бик кызганыч. Безне сугыш чоры балалары белән тиңлиләр, әмма без сугыш тоткыннары. Иректә һәм күзәтү астында чәнечкеле тимерчыбык артында туган кешеләр арасында зур аерма бар. Минем хыялым бар – кайчандыр үзем туган лагерьга барасым килә. Дөньядагы барлык бу вакыйгалар белән ул инде тормышка ашмаячак. Казан мэры Илсур Метшин безне анда алып барырга ике тапкыр вәгъдә итте, көтәбез. Бәлки үз сүзендә торыр, – дип сүзен йомгаклады ул.

Хәзер Исмәгыйль Габидуллин тыныч кына гомер итә. Хатыны Роза белән өч бала тәрбиялиләр, хәзер оныкларын карашалар, алар дүртәү. 30 елдан артык ул Питрәч районында яши, Званкада ат заводында эшләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса