Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Исән булса, 100 яшен каршылар идек...”

Минем кулымда Янсуардан Пузеревлар гаилә архивы язмалары, кыскача әйтсәк, шәҗәрә китабы. Бу бәһа биреп бетергесез хезмәтне Пузерев Афанасий Евдокимовичның төпчек улы Михаил башкарып чыккан.

Ул бүген Казан шәһәре башкарма комитеты капиталь төзелеш идарәсе башлыгы булып эшли. Аның әтисе сугыш һәм хезмәт ветераны Афанасий Евдокимовичка исән булса, быелның (1991 елда вафат) ноябрь аенда 100 яшь тулган булыр иде. Аны сагыну, юксынулары Михаил Афанасьевичны безнең редакциягә китергәндер дип уйлыйм. Ул әтисе турындагы истәлекләрне җирле басмада күрергә, авылдашларының исләренә төшерергә тели.
Михаилның бабасы Евдоким Павлович авылда бердәнбер тимерче булган. Аңа бөтен авыл халкы гозер белән килгән. Ул берәүне дә кире какмаган: игътибарлы, итагатьле, дус-иш кадерен белүче кеше була. 1945 елның көзендә күршеләренең терлеген суйганда нык кына салкын тидерә һәм берничә көн югары температура белән ятканнан соң, 60 яшендә, үлеп тә китә. 6 бала ятим кала. Әбисе Мария бабайдан 4 ел элек үлеп киткән була. Ул 49 яшендә дөнья куя.
Шуннан аның олы улы Афанасий - Михаилның әтисе - бөтен гаилә өчен җаваплылыкны үз өстенә ала. Тимерчелек эшен өйрәнеп, авылда тимерче булып эшли башлый, кече туганнарын кайгырта. Әмма авылда эш кими һәм ул хатыны Анастасия Ивановнаны алып, Свердлов якларына чыгып китә. Заводка штамповкалау цехына тимерче булып урнаша. 1 елдан бригадир итеп куялар. Әмма русча бер кәлимә сүз белмәгән хатыны эшкә урнаша алмый, авылны сагына. Уллары Николай тугач, ирен туган якка кире кайтырга үгетли. Авылда әтиләре янә яраткан эшенә керешә. Гаиләне сөендереп, кыз балалары - Анна туа.
Әмма 1941 елның апрелендә дөньялар чуала башлый. Афанасийны армиягә алалар һәм фронтка озаталар. Шул китүдән 46 нчы елда гына кайта. Сугышта III Украина фронтында атлы артиллерия дивизиясендә сугыша. Альп тауларын кичеп, Чехиядә Прагада җиңүне каршылый. Бөек Ватан сугышында җиңү өчен күпсанлы юбилей медальләре һәм орденнар белән бүләкләнә.
Исән-сау әйләнеп кайткач, яңа көч-дәрт белән эшкә тотына. Янә дә тимерчелек эшенә керешә. Туган нигездән ерак түгел генә иске йорт сатып ала да яңа йорт салырга керешә. Бура өчен агачны, үгез җигеп, урманнан ташыйлар. Ул авылдан 5 километр ераклыкта була. Тормыш акрынлап кына җайлана бара, бер-бер артлы уллары Василий, Иван, Петр туа. 1956 елда Михаил да дөньяга аваз сала. Шул елны әтисен кошчылык фермасы мөдире итеп куялар. Ул шунда пенсиягә чыкканчы эшли, аннары да әле урта мәктәптә хуҗалык мөдире эшен башкара.
Михаил әтисен чибәр, көчле, үзенә дә, кул астында эшләүчеләргә дә таләпчән, тәртипле, намуслы кеше итеп хәтерли. Күзгә терәп дөресен әйтергә курыкмаган. Шуңа да авылдашлары аны хөрмәт иткән, йомшаграк холыклы, ялагайлар куркып торган. Тормышны бик яраткан, үлемнән курыкмаган. "Үлемнән курыкмыйм. Әмма дә бер нәрсә телим, үлеп 20-25 ел үткәч, кайтып, сезнең ничек яшәгәнне күрәсе иде", - дип әйтә торган булган.
Афанасий Евдокимович балаларының укып, кеше булуын теләгән. Алар өчен эчтән горурланган, әмма бу турыда берсенә дә теле белән әйтмәгән. "Ләкин без аның эчке халәтен күңел белән сизә, кәефеннән һәм күзләреннән күрә идек", - дип искә ала Михаил. Чын Пузеревлар гына шундый була!
Әйе, Пузеревлар - балалары, оныклары, онык балалары нәселләренә тел-теш тидерми, тормышның кадерен, ямен-тәмен белеп яшиләр. Алар арасында юрист та, төзүче дә, шофер да, укытучы да, кыскасы, төрле һөнәр ияләре бар. Алар әтиләре, бабалары Афанасий Евдокимовичның истәлеген кадерләп саклыйлар, ел да авылга кайтып, зиратка баралар, өйләрен карап, тәртиптә тоталар. Әле тагын авыл яшәсен өчен дә тырышалар. Өметләре - авылда чиркәү салдыру. Амин, уйлаган ниятләре тормышка ашсын иде.

Рәсемдә: (сулдан уңга) Пузерев Афанасий Евдокимович белән Анастасия Ивановна алтын туйларында (1984 ел).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса