Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Истәлеккә – Зиннур күлмәге

Икеайлык сабыен кулларына күтәргән яшь ана китеп баручы поезд артыннан карап кала. Ул аның хәләл җефетен сугышка алып китеп бара. Яшь хатын әле ул чагында ирен соңгы тапкыр күрүен белми. Аның тормыш юлдашы, бердәнбере туган авылына кире әйләнеп кайтмый. Ул яу кырында башын сала. Сандык төбендә кадерләп сакланучы иренең күлмәге...

Кеше шулай инде ул, аны кыенлыклар чыныктыра гына бара. Мәсүрә Исмәгыйль кызы Әюпова да күргән барлык кыенлыкларга карамый, башын түбән ими. Бөтенесенә түзә, барлык көчен бер йодрыкка туплый ала.
Ул 1918 елны Шәле авылында туа. Гаиләләре ишле була. Алты бала үсәләр. Әтисе тегермән тота. Аны совет власте чорларында кулак дип игълан итәләр. Ир туганнарын себергә сөргенгә озаталар, ә үзенә, бәхеткә, тимиләр - бик өлкән яшьтә була... Кызның балачагы менә шундый була. Мәсүрәнең яшь чагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул яп-яшь ирен сугышка озатып, ике яшьлек сабые белән торып кала. Әмма авырлыкларга бирешми, сугыштан соңгы җимереклекләрне торгызу чорында да тырышып гаиләсен карый, хөкүмәткә эшли. Ул колхозда, моторлар төзү заводында эшли, улын үстерә. Улы аңа ике онык бүләк итә, ә алары дүрт онык алып кайтып сөендерә...
Мәсүрә апа кечерәк кенә өендә яши. Аны үзе, үз куллары белән төзи. Халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина Шәледә яшәүче өлкән апа өчен һәрвакыт борчылып торуларын әйтә. Чөнки өе бик тә тузган була. Бәхеткә, ике ел элек, дәүләт программасы эшләве нәтиҗәсендә, Мәсүрә апага, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны буларак, яңа йорттан бөтен уңайлыклары булган фатир бирәләр. Ул Осиново бистәсендә урнашкан Җиңүнең 65 еллыгы исемендәге урам. Мәсүрә апа үзенең иске йортыннан Питрәчкә күчкәндә, гаиләнең иң кадерле ядкәрен - фронтовик иренең күлмәген дә ала. Аның тормыш иптәше Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган. Мәсүрә апа озак еллар дәвамында сандык төбендә олы мәхәббәтләре билгесе булган күлмәкне бик тә кадерләп саклаган. Ак күлмәк якасына язу беркетеп куелган. Анда: "Истәлек өчен Зиннур күлмәге" дип язылган. Мәсүрә апа әле дә ирен фронтка алып киткән поезд тавышының колагында яңгырап торуын әйтә. Ә бит инде озак еллар үтеп киткән.
Бүген Мәсүрә апага да 95 яшь тулган! Өлкән яшенә карамастан, ул әле дә үз аңында һәм олуг юбилее көнендә үткәннәр турында бүгенгедәй хәтерли. Улын нинди авырлыклар белән аякка бастыруын, авыр эштән ару-талулары турында бәйнә-бәйнә сөйли. Аларга сугыш елларында ирләр эшен дә эшләргә туры килгән.
Юбилее көннәрендә аны котларга хәтта "Ватаным Татарстан" республика газетасыннан да килгәннәр. Шулай ук халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре дә үзләренең җитәкчеләре белән килгән. Башка кунаклар да килгәннәр иде. Ә инде иң зур кунак - район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин иде. Аны хуҗабикә, ишегеннән килеп керүгә үк, танып ала. Район башлыгы аның фатирына беренче генә кермәве икән. Шәйхулла Галимуллович акъәбине котлаганнан соң аңа Россия Президентының котлау открыткасын тапшыра. Аннары чәчәкләр һәм истәлекле бүләк бирә. Шуннан соң юбиляр апаның тормыш-көнкүреше белән кызыксына. Ветеран үзенең яхшы гына яшәп ятуын әйтә. Аңа социаль хезмәткәр Әлфинур Гыйззәтуллина хезмәт күрсәтә. Социаль хезмәткәр аның кебек алты кешегә хезмәт күрсәтсә дә, бөтенесенең күңелен күрә, игътибардан калдырмый. Әниләре янына улы Мансур да гел килеп, хәл белеп китә. Мәсүрә апа үзен ким итеп тоймый, аның бөтен кирәк-ярагы бар, ул һәммәсенә дә бик рәхмәтле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X