Питрәч яңалыклары

"Алга" газетасы - Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Изге эш кешеләрне берләштерә

Соңгы елларда Россиядә хәйриячелек киң үсеш алды. Якынына ярдәмгә килергә әзер торучы кешеләр дә арта бара: волонтер булырга, әйбер һәм акчалата иганәчелек итәргә теләүчеләр күп. Кемгәдер көчеңнән килгәнчә ярдәм итү – ярдәмгә мохтаҗ кеше өчен зур булышлык. Безнең районда да хәзерге вакытта ярдәмгә, яклауга мохтаҗ кешеләр бар.

Кадерле питрәчлеләр, сез, сакланган канал буенча браузер һәм мобиль җайланмалардан храм-в-пестрецах.рф сайтына кереп, Изге Николай чиркәвендәге якшәмбе мәктәбенә кулдан килгәнчә ярдәм итә аласыз. Ярдәм күрсәтү буенча шулай ук чиркәүнең шәм лавкасына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Руханиның телефон номеры 8-927-417-25-35 (Владимир атакай).

 

Яңа уку елы алдыннан бездә тормышта авыр хәлдә калган мәктәп укучыларына ярдәм итү өчен акцияләр даими үткәрелә. Питрәчнең гомум белем мәктәпләрендә укучы балалар өчен генә түгел, ә якшәмбе мәктәбенә йөрүче балаларга да ярдәм кирәк. Күптән түгел базар территориясендә Изге Николай чиркәве каршындагы якшәмбе мәктәбенә ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе үтте. Базар яныннан үткән һәр кеше өчен көченнән килгәнчә ярдәм күрсәтә алу мөмкинлеге тудырылды, изге эшкә үз өлешен керткәннәрне оештыручылар чиркәүдә аруландырылган алмалар белән сыйлады.
Акцияне үткәрергә җирле якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ярдәм итте. Чара барышында алар һәркемгә бу мәктәпнең тарихы турында сөйләде һәм шулай ук яшь тәрбияләнүчеләр тарафыннан ясалган рәсемнәр һәм фотографияләр эленгән стенд янына чакырды.
- Мондый чаралар ярдәмендә без халыктан ярдәм алып кына калмыйбыз, безнең өчен төп булган бурычларның берсен үтибез - кечкенәдән үк изге һәм гадел гамәлләргә карата мәхәббәт уятабыз, - ди якшәмбе мәктәбе мөдире Елена Попова.
Быел якшәмбе мәктәбендә укырга теләүчеләр саны күпкә артты, шуңа күрә чиркәүгә йөрүчеләргә өстәмә бүлмәләр әзерләү, ремонт үткәрү, җиһазлар һәм мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен күп средстволар кирәк. Яңа уку елында алты группа тупланды, аларда алтмыштан артык бала укыячак. Балаларны барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итү буенча күп эш башкарылды, чиркәүгә йөрүчеләр һәм волонтерлар көче белән күп нәрсә ремонтланды, тәртипкә китерелде. Әмма балаларга күбрәк белем бирү, уку өчен кирәк булган бар нәрсәне дә сатып алу аларның көчләреннән генә килми.Әлеге мөһим һәм кирәкле эштә алар питрәчлеләрдән ярдәм сорыйлар да инде.
Хәзерге заманда кеше өчен иң мөһиме - мохтаҗ булган кешеләргә теләсә нинди ярдәм күрсәтүнең бәяләп бетергесез булуы турында онытмау.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, хәйриячелек