Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кабаттан тормышка кайту тарихы: наркоман үз-үзен ничек коткарган

Аның тормышы икегә бүленгән. Бәйлелектән котылу өчен Михаил Меньшихка катлаулы юл үтәргә туры килә

Аңа 28 яшь, ул Самара өлкәсеннән. Бер ел элек Рус Казысы авылындагы чиркәү каршындагы реабилитация үзәгенә килгән. Монда калырга планлаштыра.
 

"БӘЙЛЕЛЕК БЕРЕНЧЕ ДОЗАДАН СОҢ УК БАРЛЫККА КИЛДЕ"

– Бер ел армиядә разведчик булып хезмәт иттем. Мин кайтканда, барлык дусларым, танышларым наркотиклар кулланалар иде инде. Аларның берсе мине дә сыйлады. Бу авыр наркотик булган, халык телендә ул “тоз” дип атала. Ул вакытта мин бу хакта белми идем, бу энергетик дип уйладым, – дип ачылып сөйли башлады Михаил үз тарихын.

Беренче тапкыр ул наркотикларны 21 яшендә татып караган, бу алты ел дәвам иткән.

– Кабул иткәч эйфория барлыкка килде. Минем үзүземә ышанычым артты, күп сөйләшә башладым. Баш мие томалана, гадәти халәттә беркайчан да эшләмәгәннәрне эшли башладым. Үзең өчен бик даһи кешегә әвереләсең, ләкин бу иллюзия. Чынлыкта, химик матдәләр тәэсирендә кешенең тәне һәм акылы тиз туза. Беренче кулланудан соң мин 18 тәүлек йокламадым, ашамадым. Миндә андый теләк булмады. Тоз матдәләр алмашын тизләтә, барлык витаминнар һәм минераллар запасы сарыф ителә, хәтта тупланган майлар да күз алдында эри башлый. Организм үзен ашый, – дип искә ала Михаил ул чактагы үз халәтен тасвирлап.

Аның наркотикларга бәйлелеге беренче дозадан соң ук барлыкка килгән. Аңына килгәч үк, кайдан ничек наркотиклар алырга икән, дип эзләнә башлаган.

– Препаратлардан башка миңа кызык түгел иде, бөтен компаниябез белән кулландык. Башта үземне шундый бәхетле тойдым, күңел ачасы гына килеп торды. Без шаярдык, кәеф-сафа кордык, кызлар белән аралаштык. Вакыт узу белән дуслар әкренләп читләшә башлады, берберебез белән талаша башладык. Чөнки психика, нерва какшый, кечкенә генә проблемаларны да авыр кабул итәсең. Ходай мине саклап калды – «энә»гә кадәр барып җитмәдем. Мин уколлардан куркам, шуңа күрә батырчылык итмәгәнмендер, мөгаен. Алардан соң бик аз кеше генә үз тормышына кайта, – ди ул.

Михаил барыбер үз гамәлләрен контрольдә тотарга, сәламәтлеген сакларга тырыша. Хәтере начарая башлагач ул сөт, төрле витаминнар эчә башлаган, төнлә “тоз”ны калдырып торган һәм үзен йокларга мәҗбүр иткән. Әти-әнисе белән яшәгән, эшләгән, тышкы яктан нормаль тормыш алып барган. Ләкин өйгә кайткач, бүлмәгә бикләнеп, онытыла торган булган.

– Беренче ике елда әти-әни бернәрсә дә белмәделәр. Минем алар белән мөнәсәбәтләрем яхшы иде, шуңа күрә мин барысын да үзем сөйләдем. Гаиләдә биш бала, мин уртанчы. Әни – дини кеше, чиркәү хорында җырлый. Беркем дә минем кайчан да булса наркоман була - чагымны күз алдына да китерә алмады. Минем ашамавымны һәм агрессив булуымны тирә-юньдәгеләр шәхси проблемалар белән акладылар. Чынбарлыкны белгәч, шунда ук ярдәм итү юлларын эзли башладылар, ләкин мин моннан файдаландым гына, – диде гаебен танып Михаил.

Наркотиклар кулланган вакытта яшь егет беренче көчле хисләрен кичерә, өч ел бер кыз белән очраша. Аның өчен ул хәтта бу начар гадәтен ташларга да тырышып караган. Ләкин әлеге парның мөнәсәбәтләре барып чыкмый, шуннан соң Михаил яраткан кешесенә үч итеп тыелган матдәләргә ныграк тартыла башлый.

– Хәзер мин үзем аякка басканчы, үз-үземә ышанычым барлыкка килмичә, бернинди мөнәсәбәтләр турында да сүз дә булырга мөмкин түгел, дип уйлыйм. Башка наркотикларга кире кайтмам, дип ышанам. Дәвалану вакытында гашыйк булмаска кирәк, бернинди эмоциональ кичерешләр кирәкми, – дип саный ул.


“БАРЛЫК ЯКЫННАРЫМ МИННӘН ЙӨЗ ЧӨЕРДЕ”

Михаил берничә тапкыр уңышсыз омтылышлар ясый. Мәскәүгә абыйсы янына китә, әмма анда үзен кулга ала алмый, элекке эшенә керешә.

– Кулланганнан соң өч-дүрт ел узгач, мин контракт белән армиягә киттем. Мин, проблеманы шулай хәл итә алырмын, дип уйладым. Ләкин наркотикларга бәйлелек бетмәде. Беренче ярты елда түзеп тора алдым, әмма хаман “тоз” эзләдем. Бервакыт хезмәттәш иптәшләр белән җыелып, эчәргә булдык. Бер дустыбызның үзүзен сәер тотуын күреп алдым. Аның янына барып: “Син кулланасыңмы”, дип сорадым, без үз ишебезне бик тиз табабыз. Аның белән берләштек һәм бергәләп наркотиклар куллана башладык. Мин нарядта булганда да “тоз” кулландым. Армиядә дә беркем бернәрсә сизмәде. Без өч ай саен тыелган матдәләргә тест ясау өчен сидек бирдек, мин ялганладым, башкалардан минем өчен сидек тапшыруларын сорадым. Берникадәр вакыттан соң командир янына килеп, барысы турында да сөйләдем. Мин җитәкчеләр белән яхшы мөнәсәбәттә идем, аларга сүз булуын теләмәдем. Командир гаҗәпләнде, китмәскә, частьта яшәргә тәкъдим итте. Ләкин мин өйгә кайтырга булдым, – дип искә ала ул.

Тик ул өенә кайтып җитә алмаган, Ростовта эшкә урнашкан, тиздән барлык эшләгән акчаларын туздыра, машинасын сата, паспортын залогка куя. Кулында телефоны гына кала, әти-әнисенә шалтыратып, дәваланырга теләвен әйткән. Туганнары аңа акча җибәрәләр, Михаил паспортын сатып ала һәм өенә кайта. Аннары Екатеринбургка реабилитациягә эләгә. Ләкин анда ике атна гына була, монда аңа кешеләр бушлай эшче көч өчен генә кирәк булган кебек тоела. Михаил өенә кайта, ярты ел үзен кулда тота. Таксида эшләргә була. Ләкин бер пассажир белән очрашуы кабат барысын да боза.

– Мин «закладка» артыннан баручы кешене алып бардым. Аннан үзем өчен дә сорадым. Мин бераз тартачакмын да, ташлаячакмын, дип уйладым, ләкин ахыр чиктә бәйлелек кире кайтты. Шуннан соң үзем таксида «закладкалар» ташый башладым. Өченче тәүлеккә мине полиция хезмәткәрләре туктатты һәм нәрсәдер сизделәр. Кинологлар этләр белән килделәр, тентү үткәрделәр. Наркотиклар табылгач, утыртырлар, дип уйлаган идем. Бәхеткә, матдәләр авырлыгы аз иде, һәм мин административ штраф, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм наркология диспансерында исәпкә алу белән генә котылдым. Иң куркынычы алда булган – барлык якыннарым миннән йөз чөерде. Абый-апаларым миңа һәрчак ярдәм итәләр, кунакка чакыралар иде. Ләкин бу хәлдән соң үзләренә якын килмәскә куштылар. Ахырга кадәр минем белән әни генә булды. Бервакыт мин бик авыр хәлдә ята идем, бүлмәгә минем яныма әкрен генә әнием керде һәм: “Улым, нишләп карарбыз икән?” дип сорады. Мин дәваланырга вәгъдә бирдем. Икенче көнне үк Рус Казысы авылындагы чиркәү каршындагы реабилитация үзәгенә киттем, – дип җентекләп сөйләде ул. 


“ЭЛЕККЕГЕ НАРКОМАННАР БУЛМЫЙ”

Үзәктә беренче өч ай Михаил өчен җиңел булмаган. Наркотиклардан баш тартканнан соң,  айнышкач  кеше бик нык газаплана, аның бөтен җире, тәне бик нык авырта. Минем әңгәмәдәшемнең психологик характердагы проблемалары була – психоз һәм нервоз. 

– Мин наркотиклардан исерек халәттә булырга күнеккән идем. Бу халәттән чыкканда  үземне үтерергә теләгән вакытлар булды, – диде ул.

Элек Михаил диннән ерак булган. Ләкин ул аңа наркотиклар бәйлелеген җиңәргә булышкан. Реабилитация үзәгендә дәваланучылар иртән һәм кичен келәүгә йөриләр. Ул тулысынча бер еллык дәвалануны узган һәм инде берничә ай башкаларны реабилитацияләү белән шөгыльләнә.

Даими рәвештә Мәскәүгә укырга бара. Үзәктә тимерчелектә эшли, металлны чүкеп төрле әйберләр ясый.

– Белемем буенча мин моторист-электрик. Элек машиналар ремонтладым. Ләкин хәзер бу эшчәнлек миңа тыела, ул бәйлелекне искә төшерә. Дәвалану өчен үз тормышыңны тулысынча үзгәртергә кирәк – эштән алып яшәү урынына кадәр. Шуңа күрә мин туган ягыма кайтмаячакмын, монда калырга ниятлим. Әти-әнием минем янга үзләре килә. Наркотикларга бәйлелектән дәвалангач, кайберәүләр алкогольгә яки башка матдәләргә күчә. Мин аек булырга адарындым һәм наркотиклардан гына түгел, алкоголь, тәмәкедән дә баш тарттым, – диде ул.  

Кайчандыр бергә наркотиклар кулланган дусларының язмышлары төрлечә  хәл ителгән. Кайсын төрмәгә утыртканнар, кайсын үтергәннәр, кемдер артык дозадан үлгән. Бер кеше генә үз баласы хакына бу начарлыктан арына алган. 

– Элеккеге наркоманнар булмый, бәйлелек беркая да китми. Ләкин вакыт узу белән бу теләккә каршы торырга өйрәнәсең. Куркынычсызлык чикләрен булдырасың, төрле психологик алымнар кулланасың. Боларның барысын да белгечләр өйрәтә. Хәзер минем наркотиклар кулланырга теләгем юк, минем әле болай озак ташлап торганым юк иде. Бу минем өчен зур җиңү. Мин аек булырга, гаилә корып, балалар үстерергә хыялланам, – дип тәмамлады сүзен минем герой. 

"Кешенең үзендә дәвалану теләге булырга тиеш, ансыз бернинди реабилитация дә ярдәм итми. Башкалар хакына  наркотикларны ташлау да файдасыз. Әти-әни өчен дә, сөйгән кызың өчен дә моны эшләргә кирәкми. Сөеклең ташлап китәргә, әти-әни үләргә мөмкин. Мотивация шунда ук юкка чыгачак һәм  кеше бирешергә мөмкин. Шуңа күрә, беренче чиратта, үзең өчен ташларга кирәк", – дип саный ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса