Кәбестә саклау буенча бакчачы киңәшләре
Бакчадагы соңгы уңыш – кәбестә дә җыеп бетерелде. Быел анысыннан да бик уңдык. Ләкин мул уңышны җыеп алу гына түгел, аны саклыйсы, эш итәсе дә бар.
Киптерәбез
Язга кадәр шикәр кебек саклансын өчен, кәбестәне күчәне белән җыярга кирәк. Болай эшләгәндә, яшелчәнең сусыллыгы югалмый. Саклауга куйганчы, кәбестәләрне 7–12 көн дәвамында җиләсрәк урында (әйтик, сарай яки верандада) тотарга кирәк. Бу кадәресе кайбер бакчачылар игътибарыннан төшеп кала һәм шуңа күрә яшелчә бик тиз череп әрәм була. Шуннан соң инде аларның кайсыларына черек керүен яки бөҗәкләрдән зыян килүен өске яфракларыннан җиңел генә күрергә мөмкин, ди бакчачы. Аннан инде баз киштәсенә уртача зурлыктагыларын төшереп куярга мөмкин. Артык эре булмаган башларның сусыллыгы да, тәме дә әйбәтрәк саклана. Калганнарын тозлап, маринадлап куярга яки аш-су өчен кулланырга була.
Газетага төрәбез
Тәҗрибәле бакчачы сүзләренә караганда, кәбестәне киштәләргә урнаштырганчы, баздагы дымлылык дәрәҗәсен тикшереп карау кирәк. Күрсәткеч 75 процентка җитәргә тиеш. Моннан кимрәк икән, 3 литрлы банкаларга су тутырып куярга мөмкин. Базның җилләтелүе дә мөһим. Температураның исә 2–5 градус җылы булуы әйбәт. Кәбестәләрнең һәркайсын газетага яки азык-төлек пленкасына төреп (пленка белән һава кермәслек итеп, тыгызлап төрергә), киштәләргә яки агач тартмаларга бер-берсенә тиеп тормаслык итеп урнаштырырга кирәк. Кольраби кәбестәсен (шалкан кебек була) комга күмеп сакларга була. Пекин кәбестәсен бары тик пленкага төреп, өч ай гына сакларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа