Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәбестә запеканкасы

Питрәч хуҗабикәләренә рецепт тәкъдим итәбез

Кирәк булачак: 1 баш кәбестә, 1 кг ит фаршы, уртача зурлыктагы 3–4 баш суган, 2 телем икмәк, ярты стакан сөт, 3 аш кашыгы атланмай, тоз, тәменчә борыч.

Икмәкне суга салып, 5–10 минут җебетәбез.

Суганны чистартып, иттарткыч аша чыгарабыз. Икмәкне судан алып, суын сыгабыз һәм кул белән йомшартабыз. Фаршка суган белән икмәк катнашмасын салып, әйбәтләп болгатабыз. Сөт өстибез. Тозлыйбыз, борычлыйбыз.

Тирән эчле табаның төбен атланмай белән майлыйбыз. Кәбестә яфракларын бер-берсеннән аерабыз. Таба төбенә бер катлам кәбестә яфракларын тезәбез. Өстенә – бер катлам фарш. Шулай итеп, фарш беткәнче, кәбестә яфракларын һәм фаршны, чиратлаштырып, катламлап урнаштырабыз. Өстенә кәбестә яфракларын тезеп калдырабыз. Табаны капкач белән каплап, 180 градуска кадәр җылытылган газ мичендә 30–40 минут пешерәбез.

Пешкәч, запеканканы кайнар килеш өлешләргә бүләбез. Табынга кайнар килеш тә, суынгач та куярга мөмкин.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: рецептлар