Качману бәйрәме авылдашларны Кәвәлгә җыйды
Кечкенә авылда иң зур дини бәйрәмнәрнең берсен зурлап билгеләп үттеләр
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә бөтен җирдә су изгеләнә дип санала. Кешеләр аны алып калырга ашыгалар. Күпләр соңыннан ул озак вакыт – ким дигәндә бер ел, хәтта биш, ун ел бозылмый дип ышандыра. Кәвәл авылында чишмә суын Керәшен Сәрдәсе авылының Изге Николай чиркәве настоятеле Дмитрий Сизов аруландырды.
– Без суны Иисус Христос суга чумылган көндәге кебек изге, рухи көчкә ия була дип саныйбыз. Аны изге иконалар янында саклыйбыз. Аны көнкүрештә кулланмыйлар. Ул кешенең һәм аның йортының рухын изгеләндерү өчен билгеләнгән, – дип аңлатты изге атакай.
Шул ук вакытта Качману коенуларының христианлыкка бернинди катнашы булмавын һәм халык йолаларына каравын ассызыклады.
Суны аруландыруга чишмә янында иллеләп кешедән торган чират барлыкка килде. Алар арасында көянтә-чиләкле, бизәкле алъяпкычлы һәм яулыклы “Асыл тәңкә” фольклор ансамблендә катнашучылар да бар иде. Чишмәдән су агып торган купельгә чумучылар да аз булмады. Бу бәйрәмне керәшеннәр “Качману” дип атыйлар. Су коенып чыккач, самавырдан ясалган чәй белән җылынырга мөмкин иде.
Кәвәлдә часовня моннан бер ел элек барлыкка килгән. Авыл халкы авылдашлары Олег Шипшов идеясен хуплаган һәм рухи объект төзелешенә акча җыйган.
– Яхшы, чиста. Барысы да тиешенчә. Салкын суга чумганнан соң тәндә җылылык сизелә, – дип уртаклаша Илья Назаров.
– Без барыбыз да хәзер үзебезнең купель булуына бик шатбыз. Моңа кадәр Надеждинога бара идек, – ди Иван Саликеев.
– Үз авылыбызны сагынабыз. Ә бу зур бәйрәмгә җыелу өчен менә дигән урын. Барыбыз бергә часовня булсын өчен тырыштык, күпләр изге эштә катнашты, бу безне барыбызны да берләштерде, – диде Зоя Козина.
Әңгәмәдәшләребез барысы да авыл кешеләре, әмма Казанда яшиләр. Качмануга килүчеләр арасында туган авылларына кунакка кайтучылар күп иде. Бәйрәмгә өлкән буын вәкилләре генә түгел, яшьләр һәм хәтта балалар да килде. Любовь Казакова өч яшьлек кызы Карина һәм бер яшьлек улы Кирилл белән килгән.
– Мин балаларның безнең традицияләрне белеп үсүләрен, әлеге чараның ничек узуын үз күзләре белән күрүләрен һәм киләчәктә бу гореф-гадәтләрне буыннан-буынга тапшыруларын телим, – дип өметләнә ул. - Суны өйдә кадерләп саклыйбыз, балалар көйсезләнгәндә, битләрен шул су белән сыпырып алсаң да, алар тынычлана, – ди ул.
Бу көннәрдә районның коену урыннарына һәм чишмәләренә килүчеләрне санап бетерерлек түгел. Әмма социаль челтәрләрдәге фотосурәтләргә караганда, иң күп халык Аркатауда булган. Борынгы чиркәү һәм берничә изге чишмәсе булуы белән авыл казанлылар һәм питрәчлеләр арасында популярлык казана. Кәвәл авылында ике сәгать эчендә чишмәгә 200дән артык кеше төште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа