Кадерле Питрәч районы хатын-кызлары!
Сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәм - хатын-кыз, хатын-кыз-хезмәтчән, хатын-кыз-ана, өй учагын саклаучыларга ихтирам күрсәтү бәйрәме. Әниләребезнең хезмәте һәрвакыт мактауга һәм зур әһәмияткә ия булды, һәм ул һәрчак шулай булып калачак. Без лаеклы рәвештә Питрәч районы хатын-кызлары белән горурланабыз һәм аларга сокланабыз.
Кадерле хатын-кызлар! Сезнең чиксез түземлегегез, чыдамлыгыгыз, зирәклегегез, мәхәббәтегез аркасында, без күп кенә кыенлыкларны һәм авырлыкларны җиңеп чыга алабыз. Сезнең мәхәббәтегез һәм кайгыртучанлыгыгыз иҗат итүгә рухландыра, көч бирә, кыюлык һәм ышаныч тудыра. Бик зур рәхмәт сезгә!
Тормышыгыз язның беренче аендагы кебек кояшлы һәм җылы булсын. Күңелләрегездә һәрвакыт яз һәм бәйрәм булсын.
8 Март белән!
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа