Кадерле питрәчлеләр, район кунаклары!
6 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Татарстан Республикасы Конституциясе көне, Халыклар бердәмлеге көне белән аваздаш.
Бу бәйрәмнәрнең икесе дә гасырлар белән сыналган рухи кыйммәтләр, уртак максатлар һәм омтылышларга нигезләнгән җәмгыять бердәмлеге һәм төрле милләт вәкилләренең үзара килешеп яшәвен пропагандалый. Шуңа да алар төрле буын, төрле дин һәм сәяси караштагы кешеләрне берләштерүгә хезмәт итә.
Татарстанның төп законы һәм хокук тәртибе, гражданнар иреге гаранты булып тора. Реформаларның башлангыч чорында ук Татарстан Республикасы Конституциясе республиканың социаль-икътисади үсеше нигезен булдырды. Бүген Татарстан Россия Федерациясендә икътисади үсеш һәм халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча алдынгы позицияләргә чыкты.
Туган җиребездә алга таба да төрле милләт вәкилләре тыныч, үзара килешеп, бер-берсен хуплап яшәсен, бергәләп республикабызны һәм туган Питрәч районы үсешен, аның иминлеген тәэмин итик.
Сезгә тырыш хезмәтегез, туган җирегезгә тугры булуыгыз өчен рәхмәт. Йортларыгызда тынычлык, иминлек булсын!
Илһам Кашапов, Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа