Кайнар линия буенча президент сайлауларында хокук бозулар турында хәбәр итәргә була
Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде.
Татарстанда сайлаучылар өчен җәмәгать кайнар линиясе ачылды. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре (843) 292-84-33 телефоны буенча кабул ителә.
ТР Үзәк сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать итеп, сайлаучылар белешмә мәгълүмат та, шул исәптән сайлау законнары нормаларын аңлатуны да ала ала. Шулай ук РФ Президентын сайлауларга әзерлек һәм аны үткәрү процессында теркәлгән хокук бозулар турында да хәбәр итә ала.
Шулай ук РФ Үзәк сайлау комиссиясеннән кайнар линия ачылган. Россия территориясеннән гражданнардан шалтыратулар 8-800-200-00-20 бушлай күп каналлы телефон номеры буенча кабул ителә.
Элегрәк «Татар-информ» ил Президентын сайлауларга әзерлек көннәрендә ТР Үзәк сайлау комиссиясенә 306 шалтырату килгәнлеген, шикаятьләр булмаганлыгын хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа