Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Каникулларда питрәчлеләр «112» системасына 1154 тапкыр шалтыраткан

Мөрәҗәгатьләрнең яртысыннан артыгы район үзәк хастаханәсе линиясенә туры килгән

Яңа ел каникулларында Питрәч районында булган хәлләр һәм сораулар буенча «112» номерына 1154 шалтырату кабул ителгән. Мөрәҗәгатьләрнең яртысыннан артыгы район үзәк хастаханәсе линиясенә туры килгән, икенче урында полиция линиясе буенча чакырулар булган, өченче урында юлларны кардан чистарту белән бәйле хәбәрләр. Мондый шалтыратулар бигрәк тә бәйрәмнәрнең икенче яртысында, районны буран каплаганда теркәлгән.

– Иң күп мөрәҗәгатьләр Питрәч, Кощак, Шәле, Званка авылларыннан, «Царево» торак комплексыннан килде, – дип билгеләп үтте Питрәч районының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Илнур Мингалиев. - Бездә федераль, төбәк юллары һәм авыл җирлекләре эчендәге юллар өчен җавап бирүче оешмалар бар. Без мөрәҗәгатьләрне турыдан-туры җаваплы хезмәтләргә юллыйбыз, - дип аңлатты ул эш механизмын.

2025 ел статистикасы буенча күрсәткеч: бердәм диспетчерлык хезмәтенә 22707 хәбәр килгән. Шулардан: 43 проценты – үзәк район хастаханәсе линиясе буенча, 17 проценты – Эчке эшләр министрлыгы, 10 проценты юл-транспорт һәлакәтләренә һәм 9 проценты янгыннарга бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса