Кар киткәнен генә көтәбез
Яз җитте, урамда йә юеш кар, йә яңгыр ява, кар күзгә күренеп кими. Язгы кыр эшләре башланырга да вакыт күп калмаган. Районның машина-трактор паркларында авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау тәмамланып килә. Тракторлар, культиваторлар, чәчкечләр һәм башка техника махсус мәйданчыкларга урнаштырылды, алар язгы кыр эшләре башланганны гына көтә.
“Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ районда иң зур хуҗалыкларның берсе, монда чәчүлек мәйданнар да зур, техника да күп. Әлеге хуҗалыкта көзге кыр эшләре тәмамлануга техника ремонтына керешкәннәр.
- Хуҗалыктагы булган безнең ил техникасы инде күптән эшкә әзер, нигездә, аларны яңа елга кадәр әзерләп бетердек, - диде хуҗалыкның баш инженеры Александр Куранов. – Чиратта чит илдә җитештерелгән техника, алар өчен запас частьләр, нигездә, яңа елдан соң кайта, бездә белгечләр тәҗрибәле, шуңа да техника ремонты белән проблемалар килеп чыкмаска тиеш.
Бездә ремонт белән үз эшенең осталары Анатолий Горшунов, Александр Якимов, Илшат Сафин, Нияз Сафиуллин, Рузил Гайнуллин, Илшат Әхмәтов һәм Ринат Шәрәфетдинов шөгыльләнә. Алар тырышлыгы белән сыйфатлы итеп ремонтланган техника җитди сынауларга әзер.
Бу егетләрнең күбесе бик тиздән тракторларга утырачак, алга таба аларны тагы да җаваплырак эш көтә. Кабатлап шуны әйтәм, барлык белгечләребез дә тәҗрибәле һәм үз эшләрен яхшы беләләр. Бездә яшьләр дә бик тырыш. Аларның барысы да авылдан, кырларны биш бармаклары кебек яхшы беләләр, бу бит бик мөһим фактор.
Шулай да безнең слесарь, тимерче Эдуард Суляев турында аерым әйтеп узасым килә. Ул үз эшен намус белән җиренә җиткереп башкара, хезмәттәшләре арасында да зур хөрмәткә лаек.
Эдуард Евгеньевич эшли торган цехларда һәрвакыт чисталык һәм тәртип, анда һәр эш коралы үз урынында тора. Монда ремонт, иске запас частьләрне реставрацияләү бара димәссең дә.
- Безнең гаилә Ленино-Кокушкинога 1975 елда Казаннан күчеп кайтты, ул вакытта миңа алты яшь кенә иде әле, – диде ул, - әти-әнием совхозга эшкә урнашты. Миңа авыл тормышына ияләшү авыр булмады, шул вакытларда ук техниканы яраттым. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң үзебездәге СПТУга укырга кердем. Шул арада Совет армиясе сафларында хезмәт итәргә вакыт җитте, ике ел Кавказда, Әзербәйҗанда хезмәт иттем.
Аннан әйләнеп кайтканнан соң, совхозга механизатор булып эшкә урнаштым, ДТ-75 һәм Т-150 тракторларында эшләдем. Менә инде утыз елдан артык монда эшлим.
2012 елда баш инженер Александр Куранов мине ремонт мастерскоена җибәрде. Анда яңа һөнәр үзләштерә башладым. Бу эш миңа бик ошый ул кызыклы, әмма бик җаваплы. Тырмаларны, төрәннәрне һәм башка техниканы ремонтлау буенча төп эшләрне тәмамладым инде.
Тәҗрибәле белгечкә ел әйләнәсе эш җитәрлек, хуҗалык зур, техника күп. Авыл хуҗалыгы агрегатлары гына түгел, товарлыклы-сөтчелек фермаларындагы төрле техникалар да аның куллары аша уза бит. Ул бөтен эшен күңелен биреп башкара, шуңа да җитәкчеләр һәм хезмәттәшләре арасында хөрмәт яулаган.
Эдуард Евгеньевич ике баласын үзе генә тәрбияләп үстергән, 2004 елда хатыны Зөлфия авырып үлә, кызы Ләләгә 12, улы Ниязга 4 кенә яшь була ул чакта. Аңа балаларын аякка бастыру өчен күп эшләргә туры килә. Хәзер кызы Казанда яши, ул ике бала анасы, улы Техник университетта беренче курста белем ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа