Кыш җитү белән юлларны кардан чистарту иң актуаль проблемаларның берсе булып тора. Питрәчлеләрнең уңайлылыгы һәм иминлеге моңа бәйле.
Кар явып үткәннән соң, беренче чиратта, социаль объектларга керү юллары чистартылачак - бу мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханә, кибетләр. Аннары төп һәм башка урамнар. Бу эшләр өчен авыл җирлекләре җавап бирә.
Күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрен идарәче компанияләр җыештыра. Бу - подъездлар, тротуарлар һәм ишегалды эчендәге юллар.
Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр үз идарә компанияләренә шалтырата ала:
«Уютный дом» ҖЧҖ - 89027117202;
«Актачы-К» ИК - 89600755439;
«Пестрецы» ИК - 89375205205;
«Светлый» ТК ИК - 89063260777.
«Царево Вилладж» торак комплексында «Территория комфорта» сервис компаниясе - 8(843)208-5-777.