Картларны һәм инвалидларны караган өчен түләүләр турында
«Мин эшкә яраклы эшсез һәм I төркем инвалидны карыйм. Миңа түләүләр тиешме?» - дип язган безгә Күн авылыннан бер укучыбыз. Җавапны Пенсия фондының Питрәчтәге идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Шлыковадан белдек.
Әгәр сез I төркем инвалидны яки өлкән кешене карыйсыз икән, cезнең ай саен 1200 сум күләмендә компенсация түләүләренә хокукыгыз бар. Монда бергә яшәү яки туганлык мәҗбүри түгел. Түләү тәрбияләүче караган кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Ә ай саен түләү 18 яшькә кадәрге инвалид балаларны яки I төркем инвалидны караган ата-аналарга, уллыкка алучыларга, опекуннарга билгеләнә. Ата-аналар, уллыкка алучылар, опекуннар өчен түләү күләме - 1000 сум, башкалар өчен 1200 сум тәшкил итә. Акча инвалид балага яки инвалидка билгеләнгән пенсия белән бергә I төркем инвалидка килә.
Пенсионерлар һәм эшсезлек буенча пособие алучылар бу түләүләргә хокуклы түгел.
Эшкә урнашкан очракта 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны яки I төркем инвалидны карау өчен түләү хокукы югала. Эштән азат ителгән очракта тәрбияләү буенча айлык компенсация түләү билгеләүгә яңадан гариза бирергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа