Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кәвәл авыл мәдәният йорты мөдире Зоя Шипшованың илһамы ташып тора

Әмма улының мобилизацияләнүе аңа бик нык тәэсир итә, аз гына иҗат дәртен сүндерми кала.

Кәвәл авыл мәдәният йорты мөдире Зоя Шипшованың күпкырлы шәхес булуы сокландыра.

Аның бөтен гомере Кәвәл авылында уза. Мәктәптә укыганда сыйныф җитәкчесе, математика укытучысы кызга шәһәргә китәргә, физикаматематика факультетына укырга керергә киңәш итә. Ләкин ул сәламәтлеккә туймаган әнисе янында булу өчен авылда калырга карар кыла.

– Укырга телим. Ләкин әниемне ташлый алмыйм. Аның кебек сыер савучы булырмын, – ди Зоя.

– Ярар, алайса сыер сау, – дип кул селти аңа укытучы һәм башка сүз катмый.

Ул чакта колхозда эшләргә теләк белдерүчеләрнең аттестатларын шунда ук алып та калганнар. Бу документлар арасында Зояныкы да була. Комсомол бригадасы әгъзасы буларак, аңа кибетләргә юллама бирәләр, бу үз акчаңны сарыф итмичә киенергә мөмкин дигән сүз. Моннан тыш, активистларны Ульяновск, Горький (хәзер Түбән Новгород), Волгоград шәһәрләренә туристик сәяхәтләргә җибәргәләп торалар. Шәһәр циркына, музейларга йөртәләр. Шуңа күрә сыер савучының колхоздагы тормышы бик күңелле булган.

Бер елдан артык вакыт үткәч, колхоз рәисе Иван Ларионов Зояга авыл клубында сәнгать җитәкчесе булырга тәкъдим итә. Күрәсең, ул аның иҗади сәләтен күреп алгандыр.

– Сыер саварга өлгерерсең әле, – ди аңа Иван Федорович.


МУЗЕЙ ҺӘМ КҮРГӘЗМӘ БУЛДЫРЫРГА ХЫЯЛЛАНА

Ул вакытта авылда мәдәният өлкәсенең төп һәм бердәнбер тамашачысы - гади колхозчылар. Басуларга комбайнчылар янына концертлар белән барырга, фермаларда терлекчеләр алдында чыгыш ясарга кирәк була. Зоя Федоровна шул эшләр белән шөгыльләнергә керешә. Рәсем ясау, бизәү эшләре белән шөгыльләнүче кирәк булгач, аны училищега әлеге белгечлекне үзләштерергә җибәрәләр.

Укып өйрәнеп кайта да, талантлы кыз агитвагоннар, стена газеталары ясарга тотына. Шул арада кияүгә чыга, ике бала таба һәм бераз гына эштән читләшеп торырга туры килә. Аннары яңадан сыер сава башлый. Бик авыр вакытлар була ул, ире гаиләсен ташлап китә. Соңрак аны рәсем, сызым, җыр укытучысы итеп мәктәпкә эшкә чакыралар. Зоя Федоровна бер үк вакытта һөнәри белем ала һәм эшли башлый. Ләкин бу гына аз тоела аңа, балаларга технология дәресе алып барырга тели ул һәм кабат белем алырга керешә. Кызлар белән курчак театры өчен уенчыклар тегә, крючок белән әйберләр бәйлиләр. Моннан тыш, биология укытучысы булу өчен курслар уза. Яңа технологияләр белән бергә мәктәпкә компьютерлар кайта, ә алардан файдалана белүче булмый. Зоя Федоровна бу эш белән дә кызыксына - информатика укытучысы булыр өчен институтка укырга керә. Күп профильле укытучыны директорга күтәрәләр, кызганыч, укучылар саны аз булу сәбәпле мәктәпне генә ябарга туры килә. Әмма клуб белән элемтәсе элеккечә тыгыз була аның, 2013 елда ул сәнгать җитәкчесе булып урнаша, шуннан бирле эшли. Шулай ук Пановка кичке мәктәбендә татар теле укыта.

– Бездә вокал белән шөгыльләнәләр, күбесенчә заманча җырлар, халык җырлары өйрәнәбез һәм керәшен халкы традицияләрен «Асыл тәңкә» фольклор ансамбле аша популярлаштырабыз. «Оста куллар» түгәрәге эшли, анда төрле яшьтәге кешеләр җыела һәм бәйләү, агачка бизәк төшерү, чигү белән шөгыльләнә, – дип сөйләде Зоя Федоровна.

Ул боларның барысын да белә һәм еш кына мастеркласслар үткәрә. Ул Яков Емельянов исемендәге үзәктә керәшенчә чигелгән әйберләр күргәзмәсе оештыру, шулай ук мәдәният йортында музей ачу турында хыяллана, анда борынгы кирәк-яраклар, кием-салым тупланачак.


"ЕЛМАЮДАН ТУКТАДЫМ, ЙОКЛЫЙ АЛМЫЙ БАШЛАДЫМ”

Мәдәният хезмәткәре бит ул бәйрәмнәр оештыручы буларак һәрчак күтәренке кәефтә булырга тиеш. Зоя Федоровнаның узган елның көзендә улы Владислав мобилизацияләнгәч күңеле төшә.

– Миңа бик авыр иде, эшем эш, ашым аш булмады. Коллегаларыма, барлык якыннарыма һәм дусларыма минем хәлемне аңлап кабул итүләре, бернәрсә дә таләп итмәүләре өчен рәхмәт. Мин җырлаудан, елмаюдан туктадым, йоклый алмый башладым, – дип искә ала Зоя Федоровна.

Барлык бәйрәмнәрдә дә сәхнәдә чаралар уздырырга кирәк, ә җитәкченең моңа көче булмый. Ничек тә Өлкәннәр көнен оештыра ул, Әниләр көне җитә, аңа чыгыш ясаучыларны читтән чакырырга туры килә. Яңа елда Зоя Федоровна беренче тапкыр кулына микрофон ала һәм сәхнәгә чыгып җырлый. Шулай итеп әкренләп ул үзен депрессиядән чыгара. Улына ничек ярдәм итәргә дип уйлый башлый. Гуманитар ярдәм җыюны оештыра, посылкалар Владиславка барып җитә, ул аларны хезмәттәшләренә тарата. Алга таба да шушы юнәлештә эшләү теләге арта. Бүген мәдәният йорты бинасында волонтерлар маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре ясыйлар. Зоя Федоровнаның дүрт оныгы, олы яшьтәге әнисе бар – ул аларга да бик кирәк. Шуңа күрә ул көчле булырга тырыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса