Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кәвәл авылында Шипшовлар династиясе вәкилләре очрашты

Олег һәм Иван Шипшовлар нәсел агачы төзегәннәр. Анда Шипшов фамилияле ике йөзләп ир-атның исеме урын алган.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Сез кемнәрнеке? Кәвәл авылында, хәзер иң тантаналы чаралар уза торган часовня һәм борынгы чишмә янындагы матур мәйданчыкта, бу көнне иң еш яңгыраган сорау шушы булгандыр. Бу юлы монда җыелган кешеләр барысы да бер нәселдән, бер агачның яфраклары.

Шипшовлар династиесенә моннан ике гасырдан артык элек яшәгән Афанасий нигез салган. Аңа “Шөпшә” дигән кушамат такканнар. Керәшеннәрдә кушаматка үпкәләү юк. Бу нәселне нәселдән аеручы билге. Исемнәр онытыла, кушамат кала, диләр. Шөпшә кушаматы хуҗасына да ошаган күрәсең, югыйсә, ул фамилиягә әйләнеп китмәс иде. Шуңа күрә Шипшовлар бу фамилияне йөрткән һәркемнең бер тамырдан булуына ышана.

– Әгәр кешенең фамилиясе Шипшов икән, ул, һичшиксез, безнең туганыбыз. Мондый фамилия башка беркемдә дә юк. Бу нәсел агачында ничәнчедер буында без аның белән уртак бабабызны эзләп табачакбыз, – дип сөйләде Иван Шипшов.

Нәсел агачы төзү эше башында, аның тулы адашы, бабасы Иван Петрович Шипшов торган. Ул 1910 елда Кәвәл авылында Петр Евдокимович белән Анна Михайловна гаиләсендә туган. Бу ишле гаиләдә җиде бала: дүрт малай һәм өч кыз үсә. Петр Евдокимович балта остасы була, 1921-22 еллардагы коточкыч ачлык елларында, чәчү өчен аз гына булса да ашлык юнәтергә өметләнеп, ул читкә эшкә чыгып китә. Шул китүдән юк була, кире әйләнеп кайтмый. Туган ягына, аның белән бергә киткән иптәшләреннән, аның анда тиф белән авырып китүе, шунда үлеп калуы турында өзек-өзек хәбәр генә кайтып ирешә. Аның нык холыклы, көчле ихтыярлы тормыш иптәше Анна Михайловна, ачлы-туклы заманда, тормыш авырлыкларына карамыйча, улларының белем алуына ирешә. Аларның өчесе – Василий, Георгий һәм Павел – Казандагы керәшен укытучылар мәктәбендә белем ала. Эллекедән килгән гадәт буенча, төп йортта төпчек ул калырга тиеш булса да, әниләре үз янында оста куллы улы Иванны калдыра. Шуңа күрә Иван Петрович белемне читтән торып алган дип әйтергә була: ул укытучылар мәктәбендә укыган дәдәләренең китапларын укый, алар сөйләгәнне тыңлый. Һәм шуның нәтиҗәсендә грамоталы, белемле кеше булып үсә. Олыгайгач, Фин, Бөек Ватан сугышын үтеп кайткан фронтовик, яшел тышлы дәфтәргә нәсел елъязмасын терки башлый. Үзләренең шәҗәрәсеннән тыш, ул бөтен авыл тарихын да бөртекләп җыйган, авылдагы унлап гаиләнең нәсел агачын тикшергән, фамилияләренең килеп чыгышын ачыклаган. Аның бу хезмәте бушка китмәгән. Оныгы Иван бу кыйммәтле мәгълүматны зур ватман битенә күчереп язган һәм аларга яңа тормыш биргән.

– Мин моны күчереп язганда бабайның инде күзләре күрми иде, үзе яза алмады. Мин барысын да аның сүзләреннән җентекләп язып бардым. Ә аннары бу эшне Олег эләктереп алды һәм аны җиренә җиткереп эшләп бетерде. Нәсел агачы ясалган зур баннер ясатылды. Бердәмлектә – көч, үз тамырларыңны белергә кирәк, – дип сөйләде Иван Шипшов.

Нәселнең туры тармагын хәзер аның өч улы – Тимур, Артур һәм Данил дәвам итә.

Нәселнең хәзерге буын вәкилләрен эзләүне Олег Шипшов актив алып бара. Аның улы Антонның исеме дә нәсел агачында урнашкан.

– Безнең эш өлкән һәм урта буынга гына түгел, беренче чиратта яшьләргә юнәлтелгән. Безнең бурыч – аларга бу мирасны тапшыру. Бу әлеге тарих өзелмәсен өчен кирәк, – дип ассызыклады Олег Петрович.

Петр Шипшовның гаиләсен ике улы Олег һәм Иван белән сеңелләре Ольга Шәмсетдинова тәкъдим итте. Ул бәйрәмне алып барды һәм бабалары сөйләгән истәлекләр белән уртаклашты.

– Шипшов фамилиясен йөртүчеләр барысы да бер тамырдан, дип әйтә торган иде бабай безгә. Мин ватманга бу нәсел агачы язылган вакытны хәтерлим. Бабайның Иванга: “Син Апанас Әүдәкименең Питеренең Иванының Питеренең Иваны” дип ятлатканы әле дә исемдә. Бабайның хәтере искиткеч иде. Ул безне әкиятләр, яттан шигырьләр сөйләп үстерде. Зур үскәч кенә белдем, ул безгә керәшен шагыйре Давид Григорьев-Саврушевский шигырьләрен сөйләгән икән. Бабай 95 яшькә кадәр яшәде. Шул яшендә дә Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасын яттан сөйли торган иде. Сугышта ул машина йөртүче булган, кайткач, башта, ул сугышта булганда әби йөрткән тракторга, аннары тагын машинага утырган. Кайчан өйрәнгән ул бу шигырьләрне? Университетта укыганда Давид Григорьев-Саврушевский шигырьләрен эзләдем, кечкенә чакта тыңлаган шигырьләрне укыйсым килде. Университет китапханәсенең сирәк китаплар бүлегеннән дә, милли китапханәдән дә таба алмадым. Берничә ел элек кенә Керәшен Сәрдәсе авылы священнигы Дмитрий атакай Сизов бүләк итте. Алар бу шигырьләрне яңадан бастырып чыгарганнар. Безнең өчен бу әйтеп бетергесез зур сөенеч булды.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Шипшовлар нәсел агачында, ике йөзгә якын ир-атның исеме урын алган. Ул туганнар очрашуының үзәгендә булды. Бу вакыйгага нәселдәге хатынкызлар да зур мәгънә өстәде: чарага җыелганнарның кайсыдыр кыз чакта Шипшов фамилиясен йөрткән, кемнеңдер әнисе Шипшова булган, кемдер бу нәселгә кушылып әлеге фамилияне йөртә башлаган.

Кунаклар арасында бертуганнар Владимир һәм Наталья да бар иде, алар үз тамырлары шушы яктан икәнен белсәләр дә, Кәвәл авылында беренче тапкыр булдылар. Аларның бабалары Павел Петрович Шипшов данлы сугыш юлы үтә: Бөек Ватан сугышын рядовой булып башлап, танк гаскәрләре капитаны дәрәҗәсендә Берлинга барып җитә, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Тыныч вакытта үзен мәгарифкә багышлый: тарих укытучысы булып эшли, мәктәп белән җитәкчелек итә, ә соңыннан республиканың Мәгариф министрлыгында җаваплы урын били. Башта Мамадышта, аннары Казанда яши. Оныклары аның турында зирәк һәм кыю кеше дип сөйлиләр. Владимир аларның бергәләп балык тотулары турында аеруча җылылылык белән искә ала, алар аның хәтерендә мәңгегә калган. Наталья исә кешенең нәселнең теге яки бу тармагына каравын аның тышкы кыяфәтенә карап та билгеләргә мөмкин икәнлегенә игътибар итте.

– Чыннан да, бездә ниндидер уртаклык бар, – диде ул елмаеп. – Геннарны үзгәртеп булмый, диләр. Менә карагыз: сул яктагыларның борыннары бераз аска карый, ә уң яктагыларныкы - өскә. Миңа калса, безнең уникаль фамилиябез характерга да эз салган. Барлык Шипшовлар да – үзсүзле, принципиаль, белемле кешеләр, үзләрен яклый беләләр, – дип билгеләп үтте Наталья Христофорова, кыз фамилиясе Шипшова.

Венера Кыямова (Елизавета Шипшованың кызы һәм Иван Шипшовның оныгы), мәрхүм әнисе үзен Кәвәлдә күмегез дип васыять итеп калдырганын сөйләде. Венера балачакта энесе Радик белән авылга еш килгәннәрен дә искә алды. Бер көн хәтергә аеруча уелып калган.

– Әни безне Чучада калдырды да, үзе Казанга китте. Без җәяүләп Кәвәлгә атладык, безне бер машина куып җитеп утыртты да, шофер: “Кемнәргә барасыз?” – дип сорады. Ә мин “Ерак бабайларга килдек!” дидем. Миңа ул чагында аны бөтен кеше белә торгандыр кебек тоела иде. Бабабызны авылда бөтен кеше хөрмәт итә иде, - диде ул.

Кунакларның аралашуы кайнар шурпа белән өстәл артында дәвам итте: гаиләләр, ерак туганнарының тормышын һәм язмышын сөйләшеп, үз тарихлары белән уртаклаштылар.

Шипшовлар нәселе һәрвакыт Ватанга тирән тугрылык белән аерылып торган. Кәвәл авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган мемориалга 17 Шипшов фамилияле кешенең исеме уеп язылган. Очрашуга килүчеләр арасында Игорь Шипшов та бар иде, ул беренче тапкыр әтисенең туган авылында булды. Ул Әфганстанда сугыш узган, танкта янган, яраланган. Бүген Шипшовларның тагын бер вәкиле – Владислав алгы сызыкта. Ул инде өченче ел СВО зонасында хезмәт итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса