Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казан метросында йөрү бәясе кыйммәтләнде

Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда шул турыда язылган.

Татарстан Министрлар Кабинеты Казан метрополитенында йөрү һәм билгеләнгән нормалардан зуррак булган багаж ташуга бәйле яңа тарифларны раслады. Банк картасы яки транспорт картасы белән түләгәндә метрода йөрү бәясе 31 сумнан 35 сумга кадәр арта.

Акчалата түләгәндә метрода йөрү бәясе элеккечә кала - 36 сум. Банк картасы яки транспорт картасы белән түләгәндә билет бәясе 35 сум тәшкил итәчәк. 100 һәм аннан күбрәк тапкыр бару өчен каралган озак вакытлы билетлар белән түләүчеләргә юл бәясе 25 сумга чыга. Билгеләнгән нормалардан зуррак булган багаж йөртү аерым түләнә - аның бәясе шулай ук 31 сумнан 35 сумга кадәр арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса