Казан-Салмачы-Көек юлының капиталь ремонты 509 млн сумга төшәчәк
Тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган
Питрәч районының көнбатыш өлешендә урнашкан Казан-Салмачы-Көек автомобиль юлы участогына капиталь ремонт ясалачак.
«Автомобиль юлын капиталь ремонтлау юлның канәгатьләнерлек булмаган торышы һәм норматив таләпләргә, шул исәптән хәрәкәт иминлегенә җавап бирми торган җир япмасы белән бәйле», — дип аңлатыла документларда.
Барлыгы 2,847 км озынлыктагы участок яңартылачак. Барлык эшләр республика бюджетыннан финанслана һәм 2025 елның 18 октябренә кадәр башкарылырга тиеш: 2024 елда 351,1 млн, киләсе елда 158,7 млн үзләштерү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа