Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанда Яшьләр көне 28 июньдә ике мәйданчыкта узачак

Бу хакта Казанның балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина белдерде.

Казанда Яшьләр көне 28 июньдә ике мәйданчыкта: Горький исемендәге паркта һәм «Урам» экстрим-паркында узачак.

Аның сүзләренчә, бәйрәм күңел ачу программасы белән генә чикләнмәячәк. Көн дәвамында яшьләрне шәһәр предприятиеләренә эшкә урнаштыру өчен мәйданчык эшләячәк.

Заһидуллина сөйләгәнчә, бәйрәм программасында ярышлар, белем бирү программасы, бию конкурслары, яшь эшмәкәрләр чыгышлары, күңел ачу программасы, партнерлык зоналары, концерт һәм музыкаль мәйданчык була. Кичәнең хэдлайнеры – җырчы Дора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса