Казанда метрода йөрү һәм багаж өчен бәяләр үзгәрәчәк
Бу карар 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Казанда метрополитен хезмәтләре өчен яңа тарифлар раслады.
Яңа кагыйдәләр буенча, бер тапкыр йөрү өчен билет бәясе 46 сум тәшкил итәчәк. Ә 100 тапкыр йөрү мөмкинлеге биргән транспорт картасы белән түләгәндә 36 сум булачак. Нормадан тыш кулда йөртә торган йөкләрне ташу тарифы шулай ук 46 сум тәшкил итәчәк.
Юл хакын акчалата һәм банк картасы белән, шулай ук транспорт картасы яки QR-код ярдәмендә түләргә мөмкин. Нормадан тыш кулда йөртә торган йөкләрне ташу юл хакыннан аерым түләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia