Казанда мохтаҗларга бушлай кием өләшү пункты ачыла
Биредә моңа кадәр кулланылышта булмаган кием-салым тәкъдим ителә.
Казанда 21 гыйнварда мохтаҗларга ярдәм итү максатыннан кием һәм аяк киемнәрен бушлай өләшү буенча «Кеше приюты» пункты ачылачак. Ул Халтурин урамы, 10 адресы буенча урнашачак.
Теләге булган һәркем үзенә кирәкле киемне бушлай һәм шәхесне раслый торган документлар күрсәтмичә сайлый алачак. Биредә моңа кадәр кулланылышта булмаган кием-салым тәкъдим ителә.
Элек ярдәм пенсионерларга, инвалидларга, хезмәт ветераннарына, күп балалы гаиләләргә һәм янгыннардан зыян күрүчеләргә күрсәтелә торган булган. Республика халкы ярдәме белән инициатива масштабларын киңәйтте һәм хәзер һәркем өчен мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia