Казандагы муниципаль парковкалар 23 февральдә бушлай эшләячәк
Бу хакта Казан шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә
Дүшәмбе, 23 февраль көнне, Казанның барлык муниципаль парковкалары Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бушлай эшләячәк.
Искәртәбез, бәйрәм көннәрендә шәһәр парковкалары традицион рәвештә машина йөртүчеләр өчен түләүсез нигездә ачык. Моннан тыш, алар шимбә һәм якшәмбе, шулай ук эш көннәрендә төнге вакытта — 19:00дән 08:00гә кадәр бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia