Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Казанның православие яшьләре Питрәч районының борынгы чиркәүләрендә булдылар

Кощак, Богородск, Югары Дәүләтъяр, Рус Казысы, Колай һәм Шихазда авылларындагы чиркәүләр тарихы белән экскурсиядә катнашучыларны туган якны өйрәнүче Артур Тумаков таныштырды.

Казанның православие яшьләре Татарстанның җимерелгән чиркәүләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Обретение» проекты кысаларында Питрәч районында булдылар.
Экскурсиядә катнашучылар башта Кощак авылының Троицк чиркәвендә булдылар. Настоятель һәм Питрәч округы благочинные иерей Ярослав Петрущенков алар өчен чиркәү буенча экскурсия үткәрде. Аннары яшьләр Питрәч районы хакимияте вәкилләре белән аралашты. Алар реставрацияләүгә мохтаҗ чиркәүләре булган авыллар кертелгән туристик маршрут проектын тәкъдим иттеләр.
Трапезадан соң яшьләр Изге Ана чиркәве урнашкан Богородск авылына юнәлделәр. Алга таба Питрәчтәге Изге Николай чиркәвендә, Шихаздадагы Изге пәйгамбәр Илия чиркәвендә һәм Черемышево авылындагы Казан чиркәвендә булдылар.

Казан чиркәве хәрабәле хәлдә. Әмма без аның торгызылачагына ышанабыз. Черемышево - гаҗәеп матур урын», - диделәр сәфәрдә катнашучылар.

Сәфәрнең соңгы пункты - Рус Сәрдәсе, яки Керәшен Сәрдәсе авылындагы Преображение чиркәве булды.

Анда яшьләр рухани белән аралаштылар һәм кичке аш ашаганнан соң Казанга юл тоттылар.

Без җимерелгән стеналар, черегән гөмбәзләр һәм кыйшайган качларга очрадык. Әмма яңадан торгызыла торган чиркәүләр һәм келәү итү тормышының яңарышын да күрдек», — дип билгеләде Казан рәссамы Анастасия Афанасьева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса