Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кечкенә авылларның проблемаларын хәл итү күпкә катлаулырак

Район авыл җирлекләрендә хисап җыелышлары тәмамланды. Бүген без сезгә аларның Колай, Екатериновка, Пимәр һәм Белкино авылларында ничек үтүе турында сөйләячәкбез.

Территорияләрендә бер генә предприятие дә, хуҗалык та булмаган кечкенә авыл җирлекләрендә проблемаларны хәл итү күпкә катлаулырак. Бу планда Белкино һәм Колай авыл җирлекләренә уңыш елмайган дисәң дә була. Колай авылында “Агролак” ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе үсеш ала, ә Белкинода “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ фермасы урнашкан. Колай авыл җирлеге территориясендә тагын берничә зур крестьян-фермер хуҗалыгы үз эшен алып бара. Мәсәлән, Карповка поселогында КФХ Гыйбадуллин А.Р. бар, анда хуҗалыкта 40 баш яшь мөгезле эре терлек асрала, “Тогашево” КФХда - 207 баш. 2018 елда территориядә яңа фермерларда барлыкка килгән: Патыев, Һадиев, Мөхәммәтҗановлар бер хуҗалык булып берләшеп, үз җирләренә зелпе куаклары утыртты, бу эшкә ике миллионга якын үз акчаларын тотканнар, 2019 елда фермерлар гомуми мәйданны арттырырга һәм сырганак утыртырга планлаштыралар. Андреев КФХ, өч ярым гектар мәйданда алма бакчасы, Гыйбадуллин КФХ , Олы Дүртөйле авылыннан ерак түгел урнашкан, узган көз гектарга якын мәйданда органик технологияләр кулланып сарымсак утыртты. Алга таба башка яшелчә культуралары белән шөгыльләнергә планлаштыра. Колай авыл җирлеге буенча барлыгы крестьян-фермер хуҗалыкларына ярдәм йөзеннән дүрт миллион сумга якын субсидия түләнгән. Шулай ук авылда шәхси ярдәмче хуҗалыклар саны да арта.
Авыл җирлеге башлыгы Наталья Поповская төзекләндерү мәсьәләләренә аерым тукталып үтте.
- Җәй башында без санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү буенча масштаблы чара үткәрдек, Арышхазда авылындагы иң зур чүплектән арындык, без анда көне буе эшләдек һәм нәтиҗә сөендерде, анда башка чүп-чарны чыгармыйлар, ә җәен бу урында инде үлән үсте. Колай авылында, Профсоюз урамында ике көн диярлек эшләдек, техника да, күп фатирлы йортларда яшәүчеләр дә катнашты. Шулай ук Чкалов урамындагы чокырны да тәртипкә китерергә тырыштык. Болардан тыш, я кыр уртасында, я посадкада барлыкка килгән тагын унике санкцияләнмәгән чүплек җыештырылды, - диде ул.
Авыл җирлегендә өч фельдшер-акушерлык пункты бар. Шуларның икесе яңа, республика программасы буенча төзелгән. Ә Карповкада бина арендага алынган һәм искергән хәлдә. Җирлек башлыгы район җитәкчелегенә әлеге авылны ФАП төзү буенча республика программасына кертүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
1852 кеше яши торган Колай авылы белән чагыштырганда, Белкино, Пимәр һәм Екатериновка авыл җирлекләре бик кечкенә. Пимәр авылында 291 кеше теркәлгән, Белкинода – 225, Екатериновкада 6 авылга нибары 208 кеше исәпләнә.


Бүгенге көндә Белкино авыл җирлегендә 103 йорт хуҗалыгы бар, шуларның 78дә халык терлек асрый, шәхси ихтыяҗлар өчен сөт һәм ит җитештерә.
Традиция буенча, гражданнар җыенында “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчелеге үзләренең иң яхшы хезмәткәрләрен билгеләп үтте. Ольга Семенова, Раил Шәрәфетдинов һәм Виктор Федоров дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Халык район буенча йөри башлаган маршрут автобусларының Белкинога да керүен тели.
Пимәр авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларда 112 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, дүрт крестьян фермер хуҗалыгы теркәлгән, Дәүләтшин КФХ сарыклар асрый, орлык һәм печән оны әзерли, Рәхмәтуллин КФХ шулай ук 200 баш сарык асрый, Фәйзуллин КФХ умартачылык белән шөгыльләнә һәм Наседкин КФХ бытбылдык үрчетә.
Бу авылда җирлек башлыгы Рәмис Гыйматдинов район җитәкчелегенә иске клубны төзекләндерүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте. Аның үтенечен җыенда катнашкан ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да хупларга вәгъдә итте.
Екатериновка авыл җирлегенең шәхси ярдәмче хуҗалыкларында барлыгы 18 баш мөгезле эре терлек бар. Авыл халкының пай җирләрен “Рацин Шәле” ҖЧҖ эшкәртә. Предприятие җитәкчесе Айдар Гаянов та авыл кешеләре алдында чыгыш ясады. Авыл халкы аңа барлык сорауларын бирә алды. Бу авыл кешеләрен, гадәттәгечә, юлсызлык проблемасы борчый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса