Көек авылында 1,2 мең урынга исәпләнгән мәктәп төзеләчәк
Мәктәп төзелеше 862,73 миллион сумга төшәчәк.
Питрәч районының Көек авылында 1224 укучыга исәпләнгән уку йорты төзеләчәк. Заказ бирүче - "Главстрой РТ" ДБУ.
Мәктәпнең үзеннән тыш, анда блок-модульле котельный да төзеләчәк.
Эшләр 2021 елның 11 августында башланырга һәм шул ук елның 31 декабрендә төгәлләнергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа