Көектәге өч яңа йорт ярашлылык турында бәяләмә алды
Бу хакта күзәтчелек ведомствосы матбугат хезмәте хәбәр итә.
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Питрәч районыКөек авылында урнашкан 21, 24, 25 нчеяңа йортларга ярашлылык турында бәяләмә бирде.
Шушы көннәрдә «Яшьлек» микрорайонында төзелешнең икенче чиратын төзү һәм йомгаклау тикшерүе тәмамланды. Барлык өч объект - дүрт катлы, чиста бизәү эшләре башкарылган. 21 йортта - 45, 24ендә — 60, 25ендә - 75 фатир.
Барлык өч йорт янындагы территориядә дә балалар мәйданчыклары, спорт мәйданчыгы һәм парковка бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа