Кемнәр файдаланмаган отпуск ялы өчен акчалата компенсация ала алачагы билгеле
Ул ике төп очракта түләнә
Хезмәткәрләр календарь ел дәвамында 28 көн ял итә ала. Аерым очракларда түләнә торган еллык отпуск озаграк булырга мөмкин. Файдаланмый калган отпуск ялы булган очракта хезмәткәргә акчалата компенсация каралган.
Хезмәткәрнең ел азагына файдаланмаган ял көннәре калган очракта бу көннәрне киләсе елга күчерергә яки компенсация алырга була.
Компенсацияне эштән китүче хезмәткәрләрнең алу мөмкинлеге бар. Моннан тыш, отпуск ялын акчалата түләүгә файдаланмый калган ял көннәре саны 28 көннән күбрәк булган (мисал өчен, берничә ел дәвамында тиешле 28 көнне ял итмәгән очракта) хезмәткәр алыштыра ала. Файдаланмаган ял көннәре саны азрак булган очракта да компенсация алырга мөмкин, әмма бу мәсьәлә эш бирүче белән килешү буенча хәл ителә).
Отпуск ялын акчалата түләүгә йөкле хатын-кызлар, балигъ булмаган хезмәткәрләр, шулай ук зарарлы яки куркыныч хезмәт шартлары булган предприятиеләрдә эшләүчеләр алыштыра алмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia