Керәшен Сәрдәсе авылында маскировка челтәрләре үрә башладылар
Бу катлаулы вакытта халыкның бердәмлеге һәм татулыгы бик мөһим.

Фото: vk.com
Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йортында «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» акциясе бара. Аның кысаларында авылдашлар СВО зонасына җибәрү өчен маскировка челтәрләре үрә.
«Бу акция – ул бары тик маскировка челтәрләр генә үрү түгел. Бу безнең, гади кешеләрнең, гражданлык позициябезне һәм бердәмлегебезне күрсәтү. Бу безнең яклаучыларыбызга без аларны онытмаганыбызны, алар белән горурланганыбызны һәм аларны өйгә көткәнебезне күрсәтү. Без ышанабыз, безнең ярдәмебез, кайгыртуыбыз һәм уртак көчебез аларның барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм җиңү белән кайтырга ярдәм итәчәк. Алар анда булганда, без аларның хезмәтен җиңеләйтү өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез һәм алар ялгыз түгел икәнен күрсәтәбез», – дип яздылар Керәшен Сәрдәсе клубы хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia