Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Керәшен Сәрдәсе авылыннан Павел Киселев 40 ел хайваннар сәламәтлеге турында кайгырта

Бүген Халыкара ветеринария табибы көне билгеләп үтелә

Фото: © Маргарита Петрова / «Питрәч-информ»

Керәшен Сәрдәсе авылыннан Павел Киселев быел 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте, шуның 40 елын ул хайваннар сәламәтлеге турында кайгырта.

Кечкенә Павлик, авыл укытучылары Мария Павловна һәм Петр Дмитриевичның уллары. Ул кечкенәдән хайваннарны бик яраткан. Барлык балаларга хас булган ярату гына түгел, күпкә җитдирәк, көчлерәк хис була бу. Малай авылда кайсы сыер кемнеке һәм аларның кушаматларын төгәл белгән, сыер савучыларга һәм терлекчеләргә ярдәм итәр өчен, җитди кыяфәт белән фермага бара торган була. Һәм бу шулкадәр еш булган ки, әтисе хәтта Павликны алып кайтыр өчен фермага килә, ә ул аннан кача торган булган.

Ләкин әти-әнисе улының бу мавыгуына каршы килми, һәм ул Буа ветеринария техникумында белем ала, профессиональ ветеринария фельдшеры була. Туган авылында фермага урнаша, бу вакытта анда бер меңнән артык баш мөгезле эре терлек, ә Көлкәмәрдә җиде йөзгә якын дуңгыз асрыйлар. Аннары Чыты участок ветеринария берләшмәсенә күчә, берничә колхозга кураторлык итә. Бүген ул Татар Казысы ветучастогы мөдире итеп беркетелгән. Анда савым сыерлары белән бергә яшь терлекләр саны биш йөз-алты йөз башка җитә.

Ул хайваннарны дәваласа да, кешене дәвалаучы табиб кебек үк җаваплылык тоя.

– Мал табибының эше нормага салынмаган, тәүлекнең төрле вакытында чакыртулары бар. Кирәк булса, төнлә дә барам, – дип сөйли Павел Петрович. – Иртән ферма буйлап йөрибез, барысы да урынындамы, юкмы икәнен, берәр хәл булмаганмы, авыртмыйлармы, аксамыйлармы икәнен тикшерәбез. Әгәр сыер күңелсез булса, ашамый, эчми, бөкрәеп, башын аска иеп тора икән, ул чакта аңа аерым игътибар бирәбез. Терлекчеләрдән хайванның кайчаннан бирле үзен шулай тотуы турында сорыйм. Температурасын үлчим, пульсын, сулышын тыңлыйм, – дип сөйләде ул үзенең эше турында.

Авылдашлар да, күрше авылларда яшәүчеләр дә аңа мөрәҗәгать итә. Бервакыт төнлә белән аның янына Чытыдан борчулы бер хатын-кыз килгән. Табибка сыерның бозауларга тиеш булуы турында әйтә. Вакыты җитсә дә бозаулый алмый икән. Бозау үсешендә кимчелекләр ачыклана. Ул дөрес формалашмаган, шуңа күрә эчтә үлгән. Монда инде сыерны коткарып калырга кирәк була. Бәхеткә, сыер исән кала. Павел Петрович дуңгыз балалатырга да, сарыклар бәрәнләтергә дә ярдәм итә.

– Хайван еш кына бер хуҗага ияләшә һәм аны гына таный, ә башкалар белән үзен сак тота, курка. Әмма мин аларның җаена килә беләм, бу сәләт миңа Ходайдан бирелгәндер, күрәсең, моны башкача аңлата алмыйм, – ди ул.

Павел Петровичның яраткан Буян кушаматлы аты бар, ул аны туганнан бирле, тугыз елга якын үз хуҗалыгында асрый. Аны иткә чалырга яки сатарга күңеле кушмый, аңа гаилә әгъзасы итеп карый.

Ветеринария табибы тәкъдим итә

– Терлек авырудан бик сирәк үлә. Хайваннарның сәламәтлеге 80 процент дөрес ашатуга һәм эчертүгә бәйле. Әгәр дә сезнең сыер җәен коры азык ашаса, аңа тәүлегенә 40-50 литр су бирергә мөмкин. Әгәр дә ул силос белән туклана икән, 15 литр су җитә, иң күбе 20. Эссе вакытта күбрәк су эчертергә кирәк, әгәр яңгыр булса, артык су бирүнең кирәге юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса