Керәшен Сәрдәсе авылыннан Волковлар куяннар үстерә
Йорт куяннары үрчетү белән әлеге гаилә инде ун ел шөгыльләнә.
- Оныгыбызга куян бүләк иткәннәр дә, ул безгә алып кайтты. Ни гаҗәп, куян ике атнадан соң балалады, шулай итеп тагын алты кечкенә куяныбыз барлыкка килде. Аларны чыгарып ташлап булмый бит инде, читлекләр ясарга туры килде. Шулай итеп без уйламаган җирдән куян үрчетә башладык. Вакыт узу белән кызыксынып киттек, бу эшне өйрәнә башладык, – дип сөйләде Валентина Васильевна.
Хуҗалар куян тиз үрчем бирә дип искәртәләр. Алар бер айдан балалыйлар, берьюлы 6-7, ә кайчагында 9 балалары була.
– Әгәр куяннар үз йоннарын ояга җыя башласа, без инде тиздән артым булачагын шунда ук аңлап алабыз. Ата куянны аерым урынга ябып куябыз, ә кечкенә куяннарны әниләре белән калдырабыз. Ул бер ай балаларын үз сөте белән тукландыра, шуңа күрә алар тагын да тизрәк үсә. Балалары тугач, без куянны бер атна борчымаска тырышабыз. Ул балаларына кагылганны яратмый. Кеше исен сизсә, үз балаларын үтерергә дә мөмкин, - дип үз күзәтүләре белән уртаклаша гаилә башлыгы Николай Егорович.
Волковларның якынча 28 куяннары бар. Ләкин хуҗалар үз йорт хайваннарының төгәл санын белмиләр, чөнки алар читлектә яшәми, ә сарайда торалар. Куяннар, кыргый куян кебек, үзләре оя ясыйлар.
- Куяннарны үрчетү җиңел, иң мөһиме – ялкауланмаска гына кирәк. Кышка якынча 1,5 тонна печән әзерлибез. Үз участогыбызда алар өчен люцерна үстерәбез. Печән күгәрмәсен өчен яхшы итеп киптерелергә тиеш. Кышка фураж да әзерлибез әле. Витаминлы комплекслар бирмибез, әмма дөрес һәм тиешенчә тукландырырга тырышабыз. Шулай ук шикәр чөгендере һәм кызыл чөгендер, кишер, кәбестә ашатабыз. Җәен әремнән себеркеләр әзерлибез. Ул ачы, ләкин куяннар аны бик яраталар. Әрем куяннарны авырудан саклый. Мунчада чабынганнан соң каен себеркеләрен ташламыйбыз, бу да куяннарның яраткан ризыгы, – диде безгә хуҗалык белән таныштырып Валентина Васильевна.
Куян үрчетүнең дә үзенчәлекле яклары бар. Йорт куянына яңа чабылган үлән бирергә ярамый – аны кояш астында бераз киптерергә кирәк, югыйсә аларның эчләре авыртачак. Куяннар бер кешегә ияләшәләр һәм чит кешеләргә курку белән карыйлар. Шуңа күрә аларны бер кеше генә карарга тиеш. Әгәр дә хуҗалар күп булса, хайваннарга бу зур стресс булачак. Куянның куркуын колаклары аша белергә мөмкин. Әгәр колаклары төшеп торса, димәк, нәрсәдәндер куркалар, басып торса, димәк, ышаналар.
- Бервакыт аларга кыргый җәнлек һөҗүм итте. Куяннар авылда яшәсәләр дә, ерткычлар аларны ерактан ук исләреннән сизәләр. Бу ерткыч барлык куяннарыбызны ташып бетергән иде. Бары тик берсе генә яшеренеп калырга өлгергән, ул исән калды. Без аның нинди хайван икәнен белмәдек. Кан эзләре генә калган иде. Шуннан соң аларны яхшылап ябып куя башладык, - дип сөйләде Николай Егорович.
Волковлар куяннарны күбрәк күңел өчен үстерәләр. Балалар, җиде онык - барысы да йомшаккайлар белән уйнарга яраталар.
- Без аларга шулкадәр күнеккән инде, хәтта авырлыклар турында да уйламыйбыз. Аларны карау безнең өчен шатлык кына. Теләүчеләргә куяннар үрчетергә киңәш итәр идем. Авылда бу хайваннарны бездән күреп тагын ике гаилә үрчетә башлады. Беренче куяннарны һәм киңәшләрне бездән алдылар, - диде елмаеп Николай Егорович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа