Керәшен Сәрдәсеннән Рәкыя Никитина: «Үземне бәхетле әни һәм әби дип саныйм»
Питрәчле ике милләтнең гореф-гадәтләрен ничек саклавы турында сөйләде
Рәкыя Миңнемөхәммәт кызы Саба районыннан. Керәшен Сәрдәсе авылына 1982 елда экономист булып җирле колхозга юллама белән килеп эләгә. Соңыннан авыл советында баш бухгалтер булып эшли. Шунда тормыш иптәше Александр Тимофеевичны очрата. Хатын – мөселман, ир – православие динендә.
Ир белән хатын 1984 елда өйләнешәләр, өч бала үстерәләр. Олы кызы Альбина Фадеева “Айгөл” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә татар телен өйрәтә. Кечкенәләре – игезәкләр Римма һәм Тимофей. Улы юл хезмәткәре булып эшли, кызы татар эстрадасы йолдызы.
– Мин үзем дә балачактан җырлыйм, “Чулпы” халык фольклор ансамбле солисты. Ике кызым да минем кебек җыр-моңга гашыйк. Алар балачактан минем белән клубка йөрделәр, мин авылның мәдәни тормышында актив катнаштым. Альбина балалар ансамблен җитәкли, алар өчен мин үзем милли киемнәр тектем. Риммада әбисенең тавышы – минем әни бик матур җырлый иде. Ул авыздан чыккан һәр сүзне такмакка яки җырга әйләндерә иде. “Өч көн, өч төн җырласам да, бер үк төрле җырламыйм”, дип әйтә иде, – дип искә ала Рәкыя Миңнемөхәммәтовна.
Ул җиде балалы гаиләдә үскән, барысы да музыканы яраткан: кайсы җырлаган, кайсы гармун уйнаган. Хәзер дә бергә җыелалар икән, гармун белән утыралар. Шашка һәм шахмат уйнарга яраталар.
Ул 31 ел кайнанасы белән яшәгән, хәтта ире үлгәннән соң да. Килененә аннан керәшеннәрнең борынгы бизәнү әйберләре – тамакса һәм беләзек калган. Рәкыя Никитина аларны саклап кына калмый, “Чулпы” коллективы белән сәхнәгә чыкканда да кия.
Рәкыя Никитинаның дүрт оныгы бар – Ксения, Анатолий, Илья һәм Олеся. Ксения заманча кылыч сугышы белән шөгыльләнә. Илья хоккей белән мавыга, Анатолий тхэквондога йөри. Балалар һәм оныклар халык бәйрәмнәрен бергәләп билгеләп үтәргә кайталар. Хуҗабикә керәшен һәм татар милли ризыкларын әзерли: өчпочмак, калын тәбә – йөземле татлы камыр ризыгы, балан пәрәмәче, бавырсак.
– Үземне бәхетле әни һәм әби дип саныйм. Балалар минем сүземне тыңлыйлар, аяк астына салмыйлар, гаиләдә дә, эштә дә горефгадәтләрне һәм мәдәниятне хөрмәт итәләр, саклыйлар һәм үстерәләр, – дип билгеләп үтте ул.
Теманы дәвам итеп
Питрәчтә “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы” республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы узды. Анда районның төрле авылларыннан 10 гаилә катнашты. Алар район мәдәният йорты фойесында үзләренең нәсел агачы, гореф-гадәтләре һәм гаилә рецепты буенча әзерләнгән традицион ризыклар күргәзмәсен тәкъдир иттеләр, ата-бабаларыннан калган борынгы әйберләр турында сөйләделәр. Алар арасында сәгать, Коръән, баш киеме, аяк, өс киемнәре һәм башка бик күп нәрсәләр бар иде. Өченче урынны Ленино-Кокушкино авылыннан Галләмовлар алды – аларны иң күп кешеле гаилә дип атадылар. Икенче урында – Татар Тау Иле авылыннан Раимовлар. Аларга үз шәҗәрәләре аша Россиянең Петр чорыннан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихын тасвирлаганнары өчен рәхмәт белдерделәр. Җиңүче булып Керәшен Сәрдәсе авылыннан Фадеевлар гаиләсе танылды. Алар 2025 елның февраленә планлаштырылган фестивальнең зона этабында Питрәч районын тәкъдим итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа