Керәшен Сәрдәсендә кулланучылар хокукларын яклау буенча гражданнарны кабул иттеләр
Җирле халык күрсәтелгән хезмәтләрнең һәм сатып алынган товарларның сыйфатыннан канәгать
Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында товарлар сатып алу һәм төрле хезмәтләр күрсәтелү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. Алар белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова әңгәмә корды, шулай ук кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат белән белешмәлекләр таратты.
Катнашучылар җирле кибетләр белән проблемалар сирәк булуын билгеләп үттеләр, чөнки сатучылар һәм сатып алучылар бер-берсен беләләр, ышаналар. Әмма кайвакыт интернет-кибет аша сатып алу проблемалы була.
- Безгә мөрәҗәгатьләрнең күбесе нәкъ менә шәхси кабул итүләр барышы буенча килә. Бу очракларда без хәлне шунда ук карарга мөмкинлек алабыз. Кирәк булганда кулланучы гариза яза ала, без аңа кирәкле документларны өстибез, шуннан соң эшне башлыйбыз, – дип сөйләде Марина Ивановна.
Чара Бөтендөнья сыйфат атнасына багышлана, ул ел саен ноябрьнең икенче атнасында үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа