Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Керәшен халык әкиятләре» китабы дөнья күрде

Басманың мөхәррире – питрәчле Павел Семенов

«Керәшен халык әкиятләре» китабының беренче өлеше дөнья күрде. Бу – Венгр тюркологы һәм Монгол белгече Габор Балинт хезмәтләре ярдәмендә керәшен халык әкиятләре тупланган уникаль басма.

Бу китапның тарихы: 1871 елда, Казанга килгәч, Габор Балинт төрки телле халыкларның телләрен өйрәнгәндә керәшен-татар мәктәбе укучыларыннан әкиятләр язып ала. 1875 елда ул аларны Венгриядә «Kazáni-tatár nyelvtanulmánvok» исемле телләрне өйрәнү буенча ярдәмлек итеп бастыра. Һәм менә 150 ел узгач, бу әкиятләр керәшен халкына аңлаешлы була башлады.

Шунысы кызык, шушы еллар дәверендә әкиятләр венгр теле (Габор Балинт), алман теле (Арпад Берта) һәм рус теле (Никандр Муравьев) телләренә тәрҗемә ителгән, әмма аларның барлыгы турында бик азлар гына белгән.

«Бу басма мәдәни мирасны саклауга битараф булмаган кешеләр ярдәме белән мөмкин булды. Матур иллюстрацияләр иҗат иткән рәссам Д.В. Коньковага, шулай ук рус теленә әдәби тәрҗемә ясаган ирле-хатынлы А. Д. Степановка һәм Е. В. Степановага аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Хәзер һәркемнең ата-бабаларыбыз мирасына кагылу мөмкинлеге бар. Бу китап үз укучысын табар һәм башка халык әкиятләре арасында тиешле урынын алыр дип ышанам», – дип яза китапның мөхәррире, Питрәч районында туып-үскән Павел Семенов үзенең шәхси аккаунтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса