Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов: "Халык белән сөйләшүләр ачыктан-ачык уза"

21 апрель - җирле үзидарә көне. Календарьдагы бу датаны үз тормышларын туган якларын кайгыртуга, үз көчләрен, сәләтләрен һәм вакытларын башкаларга хезмәт итүгә багышлаган кешеләр билгеләп үтә.

Бәйрәм алдыннан безнең хәбәрчебез Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов белән очрашты, ул якташларының тормышы, бүгенге көн проблемалары турында сөйләде.

- Николай Васильевич, сезгә 2019 елда  бу эшне тәкъдим иткәч,  эшкә керешкәндә үзегез өчен  нәрсәне иң мөһиме итеп билгеләдегез?

- Башта бу тәкъдим минем өчен көтелмәгән булды дип әйтергә була. Моңа кадәр мин мәктәп директоры булып эшләдем. Уйланулар булды, әлбәттә. Район башлыгы Илһам Миннеханович: «Эшләячәкбез», - дип ышаныч белдерде. Ул вакытта су белән тәэмин итү, юллар, пай җирләре буенча хәл ителмәгән мәсьәләләр, арендага алучылар белән сораулар, элеккеге колхоздан ташландык биналар белән проблемалар өстенлекле булды. Анда терлекчелек, үсемлекчелек белән шөгыльләнсеннәр өчен  инвесторлар эзләргә туры килде. Бүгенге көндә халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе актуаль проблема булып кала.

- Авылда җитештерүнең кече формалары бардыр бит?

- Әйе, җирлек кысаларында ике КФХ эшли. Беренчесе - Никитин фермер хуҗалыгы, анда үсемлекчелек белән шөгыльләнәләр. Хәзер алар терлекчелекне дә җәелдерә башладылар. Авыл җирлеге башкарма комитеты бу  КФХ белән тыгыз хезмәттәшлектә. Кышын алар урамнарны кардан чистартуда зур ярдәм күрсәтәләр. Тагын бер  фермер хуҗалыгы Г.П.Семеновныкы, анда  23 сыер бар. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны да үстерергә тырышабыз. Узган ел Җамалетдиновлар гаиләсе шәхси ярдәмче хуҗалык линиясе буенча 400 мең сумлык грант отты. Хәзер хуҗалыкта 20гә якын сыер бар. Алар шулай ук 15 гектар җир алды, азык әзерләү өчен күпьеллык үлән чәчәләр.

- Иртән үз көнегезне ничек планлаштырасыз?

- Һәрвакыт сигездә эш урыныма киләм, әмма  башта авылны әйләнеп, барысын да карап, тикшереп чыгам. Авыл халкы иртә тора, юлда кемне дә булса очратасың, аның белән мөһим нәрсәләр турында сөйләшәсең. Авыл халкының ничек яшәвен  беләсең. Сәгать унга кадәр теләге булган һәркем минем янга  килә ала - бу барлык кызыксындырган сораулар буенча шәхси кабул итү вакыты.

- Кешене күбрәк нәрсә борчый, алар нинди мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә?

- Төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Барыннан да ешрак территорияне җыештыру, юлларның сыйфаты, су белән тәэмин итү, сукбай этләр буенча, карт агачларга кагылышлы сораулар борчый авыл халкын. Законсыз төзелгән сарайлар буенча мөрәҗәгатьләр артты. Сезонлы сораулар да аз түгел. Мәсәлән, язын юллар бетә.  Вакытлыча күчүләр буенча. Әмма монда шуны билгеләп үтәсем һәм халыкка рәхмәт белдерәсем килә. Кешеләр ярдәм сорап кына калмыйча, үзләре дә җәмәгать эшләрендә актив катнашалар. Мәсәлән, чишмәне яки чиркәүне торгызу буенча мөстәкыйль рәвештә оештылар, акча җыйдылар. Безгә әлеге эшчәнлеккә юнәлеш кенә бирәсе калды.

- Ә сезгә бүгенге җирлек ошыймы?

- Мин авылларыбыз һәм аларда яшәүче кешеләр белән бик горурланам. Ишегаллары яңартыла, кешеләр тәртипне генә түгел, матурлык булдырырга да  омтыла. Һәркем нәрсә белән  булса да шөгыльләнә: бәйлиләр, агачтан эшләнмәләр ясыйлар, итек басалар,  һәм башкалар.

- Сезне авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе буларак нәрсә борчый?

- Кызганыч, хәзерге вакытта мөмкин кадәр күбрәк кешене, авыл халкын ниндидер зур эштә җәлеп итәргә мөмкинлек тудыручы зур оешма юк. Хәзер алар авылдан читтә эшләргә мәҗбүр. Әлбәттә, бу җиңел түгел, өстәвенә,  юлга күп вакыт китә. Кешеләр шул рәвешле туган  йортларыннан  китәргә мәҗбүр була. Шулай итеп авыл белән элемтә өзелә.

- Сез авыл халкын, аларның борчу-мәшәкатьләрен яхшы белүче кеше.  Алар белән сөйләшүләр ничек уза? Сезне тәнкыйтьлиләрме, мактыйлармы?
- Авыл халкы сүзгә кесәгә  керми, дигәннәр элек-электән. Тәнкыйтьләгән чаклары да була. Бу кайбер эшләрне вакытында башкарып өлгермәү сәбәпле килеп чыга. Яки финанс булмау аркасында. Быел менә кар күп яуды, чистартып кына өлгер. Әлбәттә, шелтәләр дә булды. Яки җәен су җитми. Кемдер трассага үзлегеннән тоташа һәм су белән проблемалар башлана. Алар белән «көрәшергә» туры килә. Әмма, күбрәк безгә эләгә. Әлбәттә, мөһим проблемаларны хәл итәргә тырышабыз. Беренче чиратта, старосталарга таянам. Алар белән планнар турында фикер алышабыз, беренче чиратта башкарасы эшләрне билгелибез. Кешеләр белән даими аралашып торам. Алар белән сөйләшүләр ачыктан-ачык үтә. Безнең эштә бу иң мөһиме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса