Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Керәшен Сәрдәсеннән Николай Лягушкин: "Күңел һаман да басу-кырларга тарта"

Керәшен Сәрдәсе авылыннан Николай Лягушкин гомере буе авыл җирендә механизатор булып эшләгән

Ул күп балалы гаиләдә икенче бала булып туып-үсә, барлыгы алар бишәү була. Әтисе Дмитрий Александрович олаучы булып эшләгән, әнисе Феодосия Семеновна – төрле эштә хезмәт куйган.

Кечкенә Коля да әтиәнисе юлыннан китәргә карар итә, гомерен туган җиргә багышлый, механизатор була. Керәшен Сәрдәсе мәктәбен тәмамлаганнан соң, тракторчы таныклыгын ала. Ленинградта хезмәт итеп Совет Армиясе сафларыннан кайтканнан соң, «Заря» колхозына эшкә урнаша.

Мин трактор һәм авыл хуҗалыгы техникасының төрле маркаларында эшләдем, авылда булган барлык эшләрдә катнаштым. Беренче тракторым чылбырлы «Алтай» Т-4 иде. Үз эшемне баштан ук һәм гомергә яраттым. Әле дә хәтерлим, мине басуга туңга сөрүгә җибәрделәр. Беренче эш көненнән бераз арып кайттым, әмма кәефем күтәренке иде. Шулай «тимер ат» һәм кыр киңлекләре кабаттанкабат мине үзләренә тарттылар, - дип сөйли Николай Дмитриевич.

2002 елның 5 августында Николай Лягушкинга «Россия Федерациясенең атказанган механизаторы» дигән югары исем бирелә.

Титуллар артыннан кумадым, эшемне яраттым, аңа бөтен күңелемне бирдем. Мондый мактаулы исемне көтмәгән дә идем. Аңа лаекмын икән - бары тик үз хезмәтем белән генә, - ди әңгәмәдәшем.

Ул үз казанышлары өчен бик күп бүләкләр алган, берничә тапкыр ярышларда җиңүче, кыр батыры дип танылган, районда һәм республикада сабанчылар конкурсында катнашкан, үз вакытында иң яхшы механизаторлар булган. Тырыш егет һәрвакыт намус белән эшләгән, шуңа күрә җитәкчелек аңа иң катлаулы һәм мөһим участокларны ышанып тапшыра торган булган. Әгәр җәен эш басуларда булса, кышын исә фермада, басулардан салам эскертен тарттыруда, урамнарны кардан чистартуда.

Ул вакытта кар бик күп була иде, кайчак бураннардан соң кар катламы бер метрдан артык калынлыкка җитте. Без, бульдозерчылар, машиналар чыга алсын, кешеләр эшкә, ә балалар - мәктәпкә бара алсын өчен төне буе юлларны чистарта идек, - дип искә ала Николай Дмитриевич.

Ул һәрвакыт техниканы яраткан, көннәр буе нәрсәдер ремонтлаган, чәчкечләр, тырмалар һәм башка авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләгән.

1982 елда Кәвәл кызы Елена Николаевнага өйләнә, ул да гомере буе авыл хуҗалыгында сыер савучы булып эшләгән. Бергә өч бала үстергәннәр: кызлары Альбина һәм Марина, уллары Дмитрий, алар инде күптән үз юллары белән киткәннәр. Кызганыч, тормыш иптәше авырудан соң 7 ел элек якты дөньядан киткән.

Бүгенге көндә Николай Дмитриевич ялгыз яши, әмма аның йорты беркайчан да буш тормый. Балалары, оныклары кайта. Алар аңа хуҗалык эшләрендә булышалар, элек терлекләре күп булган: сыерлар, дуңгызлар, тавыклар тотканнар, бакчалары да зур.

Ул инде 15 ел лаеклы ялда. Әмма һәрвакыт кирәкле кеше булып кала, авылдашларына киңәшләре, эшләре белән булыша. Тәҗрибәле механизаторның ярдәме беркайчан да артык булмый бит. Ул җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Концертлар, совет киносын карарга ярата, оныклары – 4 малай һәм 3 кызны караша. Аның турында авылдашлары да онытмый, төрле чараларга чакырып торалар. Күптән түгел узган район Сабан туенда ул хезмәт ветераннары арасында булды, анда аңа истәлекле бүләк тапшырылды. Атказанган механизаторга әле дә туган җир кырлары төшенә керә, һәр яз һәм көз аның күңеле басуларга, эшкә тартыла…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса