Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Керәшен Сәрдәсе мәктәбе укучылары педагогия хезмәте ветераны Федорова Екатерина Петровна янында кунакта булды

23 гыйнвардан 23 февральгә кадәр мәктәпләрдә хәрби-патриотик айлык эшчәнлеге башланды. Традиция буенча, мәктәптә линейка җыелды, айлык планы белән таныштырылды, уңышлар барланды.

Гомуммәктәп планына нигезләнеп, Һәрбер сыйныф, шушы аралыкта эшләү өчен, үз эш планын булдыра. Федорова Рая Романовна, ул җитәкли торган 6 нчы сыйныф укучылары педагогия хезмәте ветераны, авылыбызның хөрмәтле кешеләренең берсе – Федорова Екатерина Петровна янында булдылар. Мин дә, бик теләп, аларга кушылдым.
Без йортка килеп кергәндә, 94 яшьлек укытучы үзенең үткәннәрен барлап, аклы-каралы форматтагы фотоларны күзләп, уйланып утыра иде... Әйтерсең, менә хәзер, буген генә, дәресләрен бетереп, укучылары йортларына таралышкан да, укытучы, күзлеген киеп, дәфтәр тикшерә, балаларны тагын бер кат күңеле аша уздыра...
Бусага янында бераз соклнып күзәтеп торганнан соң, исәнләшеп һәм рөхсәт сорап, барыбыз да түргә үттек. Балаларны кыскача Екатерина Петровнаның тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырып киттем.
Екатерина Петровна 1925 нче елның 25 нче декабрендә Балык Бистәсе районының Керәшен Казысы авылында туа. Башлангыч класс белемне Керәшен Казысы, урта белемне Олы Султан мәктәбендә ала.
Укучыларның “Ничек укытучы һөнәрен сайладыгыз?” дигән соравына ул: “Мәктәптә укыганда, бер яшь укытучы кызда белем алырга насыйп булды. Минем бик тә аңа охшыйсым килде. Аның белән киңәштем. Ул да миңа укытучы һөнәреңең һәрвакыт кирәкле, мәрхәмәтле икәнлеген төшендерде, шушы эшне сайларга киңәш итте. Мин, “укытучы начар киңәш бирмәс” дип, һөнәремне сайладым”.
1942 нче елның 19 нчы январеннан 1984 нче елга кадәр Екатерина Петровна башлангыч класслар укытучсы булып эшли. Хезмәт стажы -42 ел.
Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң авылдашыбыз Федоров Иван Александровичка кияүгә чыга – укытучы гаиләсе төзелә. Иван Александрович мәктәптә тарих фәнен укыта. (Хәзер инде бакыйлыкта.) Бу ике укытучы да укучылары, авылдашлары хәтерендә олы хөрмәт белән искә төшерелә.
Әлеге гаиләдә 4 бала тәрбияләнеп үсә: 2 малай, ике кыз. Олы уллары Александр һәм кызлары Нина, әти-әниләре юлын дәвам иттереп, укытучы һөнәрен үзләштерә. Александр Иванович – математика, Нина Ивановна – башлангыч класслар укытучысы. Икесе дә хезмәт ветераннары. Кече уллары Николай Казан төзелеш институтын тәмамлап, Казан шәһәрен яшелләндерүдә баш белгеч булып эшли.
Екатерина Петровна хәзерге көндә олы улы гаиләсендә, төп нигездә, килене Рая Романовна тәрбиясендә яши. Рая Романовна да инде менә 26 ел Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә тарих, җәмгыять белеме укытучысы булып эшли.
Екатерина Петровна 10 оныкның яраткан әбисе, 9 оныкчыкның карт әбисе.
Билгеле, Екатерина Петровна әңгәмә барышында яшьлек еллары, Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр тормыш турында да шактый истәлекләр сөйләде. “Ул көннәрне килер буыннар күрмәсә иде”, - дигән теләктә яши.
Сыйныфтагы балалар саны, укуга караш – берсе дә хәтергә төшерелми калмады.
Аннары Ак әбиебез, тын калып, һәрбер баланын йөзеннән күз йортеп чыкты да: “Сез дә яхшы укыйсыздыр. Тырыш йөзле куренәсез. Безнең Сәрдә мәктәбеннән никадәр укымышлы кешеләр чыкты. Сез дә тырыш булыгыз. Укытучыларыгызның сүзен твыңлагыз. Укытучы сүзенә колак сала белгән бала югалмый ул,” –диде.
Екатерина Петровна хезмәттәге уңышлары белән уртаклашты. Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең укытучылар әзерли торган мәктәп икәнен горурланып сөйли. Чыннан да, район, республика мәктәпләрендә безнең мәктәпне тәмамлаган күпме мөгаллим эшли!
Бугенге көндә Екатерина Петровнаның 4 укучысы мәктәбебездә стажлы укытучылар. Нинди генә һөнәр ияләре юк аның укучылары арасында! Укыткан укучылары мөгаллимнәренең хәлен белеп, олылап, хөрмәтләп яши.
Әлеге чара төре яктан уңышлы килеп чыкты: тәрбия юнәлешендә дә, профориентация эшчәнлеге ягыннан да. 2019 нчы ел - Россиядә һөнәрләр елы бит әле.
Екатерина Петровна бүген дә мәктәп тормышы турында белешеп тора. Очрашудан укучылар да, хезмәт ветераныбыз да бик канәгать калды. Истәлеккә дип, фотоларга төштек, видеоязма булдырдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса