Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә кәбестәләр өлгерә
Чәчәкләр дә шау-гөр килеп, бөтен бакчаны ямьгә төреп үсеп утыра.
Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы мәктәп яны участогында ниләр генә үсми.
Түтәлләрдә кишер, суган, җиләк-җимеш – барысы да җитәрлек. Быел слива аеруча уңышлы, диләр. Чәчәкләр дә шау-гөр килеп, бөтен бакчаны ямьгә төреп үсеп утыра. Ә кәбестәләр өлгереп кенә килә әле.
Үстергән продукцияне ярминкәләрдә сатарга планлаштырабыз. Барлыгы 280 төп кәбестә утырткан идек. Бакчабыздагы уңышка сөенәбез, тырышлыгыбыз юкка чыкмады”, – дип язды укытучы Анна Круглова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа